В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Документлар «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә
Татарстан Республикасы башкаласында Казан шәһәре Мэрының исемле стипендияләрен бирү максатыннан уздырыла торган фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайттылар. Шәһәр яшьләре документларны 7 ноябрьгә кадәр тапшыра ала. Конкурста югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары, аспирантлар, ординаторлар катнаша ала.
Бәйге берничә этапта уздырыла. Катнашучылар эшләрен электрон форматта «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша җибәрергә тиеш. Документлар җыелмасын шулай ук kazankddm@yandex.ru электрон почтасына юлларга була, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты. Гариза бирү компаниясе турындагы тулы мәгълүмат белән әлеге Нигезләмәдә танышырга була.
Гаризаларның конкурс турындагы нигезләмәгә туры килү-килмәве тикшерелгәннән соң, сайлап алынган катнашучылар үз проектларын эксперт комиссиясе каршында яклаячак. Проектны урынга килеп яклау агымдагы елның декабрь башына планлаштырыла.
Бәйге Казан студентларына үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру һәм түбәндәге төп биш фәнни юнәлештә: табигый һәм медицина фәннәре; техник һәм авыл хуҗалыгы фәннәре; социаль фәннәр; гуманитар фәннәр; шулай ук яшьләр сәясәте буенча ярдәм алу мөмкинлеге бирә.
Конкурста җиңүчеләр исемле стипендияләр тапшыру тантанасына чакырылачак. Казан шәһәре мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм дәрәҗәле кунаклар катнашындагы чара декабрь уртасында Казан Ратушасында узачак.
Узган ел конкурска 200 дән артык гариза кабул ителгән, 38 студентка һәм аспирантка исемле стипендия бирелгән. Иң күп гаризалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан алынган.
Әлеге бәйге уздырылу барышында 700 дән артык яшьләр исемле стипендиягә ия булган.