В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция массакүләм ял итү урыннарында балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга юнәлтелгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казан «Балачак иминлеге» бөтенроссия акциясендә катнаша. Ул ике этапта – 1-нче июньнән 31-нче августка кадәр һәм кышкы чорда 1-нче ноябрьдән 1-нче мартка кадәр үткәрелә.
Акция массакүләм ял итү урыннарында балалар белән гадәттән тыш хәлләрне профилактикалауга юнәлтелгән. Казанда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре сәүдә-күңел ачу үзәкләре, парк һәм скверлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, мәгариф учреждениеләре һәм алар янәшәсендәге территорияләрне куркынычсызлык буенча тикшерәләр. Кышкы чорда юлларны һәм боз белән капланган сулыкларны, төзелеп бетмәгән һәм ташландык биналарны, чормаларны һәм подвалларны, янгын куркынычы булган урыннарны һәм башка объектларны аерым контрольдә тоталар.
Россия субъектларында акциянең кышкы этабына йомгак 10-нчы мартка кадәр ясау планлаштырыла. һәр айның 10-нчы числосында бердәм Куркынычсызлык көнен үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте.