Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2026, 18:05

Аутизм турында мәгълүмат тарату көнендә «Atlantis Deluxe» торак комплексындагы йортлар зәңгәр төс белән яктыртыла

Шәһәр халкы һәм кунаклар якты утларны кичке вакытта күрә ала

СМУ-88 фотосы

Бүген, Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көнендә, Казанның «Atlantis Deluxe» торак комплексындагы йортлар зәңгәр төс белән яктыртылачак. Шәһәр халкы һәм кунаклар якты утларны кичен күрә ала.

Зәңгәр төс менталь тайпылышлары булган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә халыкара теләктәшлек белдерү символы булып тора. Әлеге акция аутизм мәсьәләләренә җәмгыять игътибарын җәлеп итүгә, хәбәрдарлыкны арттыруга һәм инклюзив мохитне үстерүгә юнәлдерелгән.

2 апрель – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы карары нигезендә дөньяның бар илләрендә Аутизм турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне менталь тайпылышлары булган кешеләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләргә тиешле агарту акцияләре һәм чаралар уздырыла.

Биналарны зәңгәр төс белән яктырту «Light It Up Blue» халыкара акциясенең бер өлеше булып тора һәм ул дөнья күләмендә 2005 елдан бирле үткәрелә. Россия әлеге чарага 2013 елда кушылды, һәм шуннан бирле катнашучылар саны ел саен арта.

Казанлыларны шулай ук акциягә кушылырга чакыралар: бу көнне тәрәзәләрне зәңгәр утлар белән бизәү, зәңгәр төстәге кием кию яки якыннарга һәм дусларга аутизм мәсьәләсе хакында сөйләү хуплана.

Татарстан башкаласында менталь тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә коммерцияле булмаган оешмалар, шул исәптән «Игелекле Казан» автоном оешмасы ярдәм итә. Алар балаларны тернәкләндерү, тирәлеккә җайлаштыру һәм алга таба җәмгыятькә яраклаштыру мәсьәләләрендә ныклы терәк булып тора.

Барлык яңалыклар