Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2025, 09:47

Казанның торак массивларында су басуга каршы чараларга керештеләр

4,3 км канау казып чыгарылган, 13,5 км яңгыр канализациясе чистартылган инде

Кыш аз карлы һәм язгы температуралар уртача булу сәбәпле, Казанда язгы ташу өчен тыныч шартлар булыр дип фаразлана.

Су басу куркынычы янаган чорда мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә оператив төстә җавап бирү өчен Казанда 446 кешедән торган 97 маневр төркеме төзелгән. Алар карамагында – 131 насос, 626 трап, ком салынган 2 мең капчык, су ташу өчен 1,5 км шланг, 30 тонна вак таш һәм 94 берәмлек техника.

Традицион су басу зоналары булып Борисоглебское, Сухая река, Савиново, Красная горка, Җиләкле бистәсе, Салмачи, Первомайский, Мирный, Царицыно, Карьер, Аки, Вознесенское, Константиновка, Самосырово торак массивларында территорияләр тора, анда 2,2 мең кеше яши торган 817 торак йорт керә.

«Шәһәр күперләре» ДУП Авиатөзелеш, Совет һәм Идел буе районнарында 21 күпер мониторингын оештырды.

Су басуларны булдырмау эше 2024 елның көзендә үк башланды. Шулай итеп, 12 торак массивта өстәмә рәвештә 4,3 км канау казып чыгарылган, 13,5 км яңгыр канализациясе чистартылган. Ике гидротехник корылма һәм ике дренаж насос станциясе бассейнын ләм катламнарыннан һәм куакларыннан чистарту буенча масштаблы эш башкарылган. Моннан тыш, Иделдә «Түбән плотина» һәм «Югары плотина» гидротехник корылмаларында да өзеклекләр бетерелгән.

Бүген шәһәр районнарында яңгыр суларын, су үткәрү торбаларын чистарту дәвам итә. Белгечләр елга юлын ауган агачлардан һәм чүп-чардан бушата, урамнардан кар чыгара. Кышкы сезонда Казан урамнарыннан барлыгы 230740 тонна кар чыгарылган.

Шәһәрдә вакытлыча урнаштыру һәм тукландыру өчен 22 пункт әзерләнгән. Алар 5 мең кешегә исәпләнгән.

Барлык яңалыклар