В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел башыннан республикада 61 бәхетсезлек очрагы теркәлгән
Быел Татарстанның су объектларында 61 очрак теркәлгән, бу 2023 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 18 гә кимрәк. 22 ял итүчене, шул исәптән алты баланы коткарып кала алганнар. 50 кеше һәлак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12% ка кимрәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТРның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, суда һәлак булучыларның күпчелеге Татарстанда 1 июньнән дәвам итә торган су коену сезонына туры килә. Бу вакыт эчендә 36 кеше һәлак булган 41 очрак теркәлгән, шуларның икесе балалар. Тугыз кеше коткарылган, алар арасында алты балигъ булмаган бала булган.
Бәхетсезлек очракларының сәбәпләре булып ярдан очраклы рәвештә суга төшү, исерек хәлдә ял итү һәм җиһазландырылмаган урыннарда коену кала. Соңгы сәбәп ел саен төп сәбәп булып тора. «Әгәр сез сулыкларга ял итәргә барырга ниятлисез икән, коткару постлары белән җиһазландырылган, коткаручылар һәм медицина персоналы булган пляжларны сайларга кирәк», – дип татарстанлыларга мөрәҗәгать итте спикер. Ул искәрткәнчә, җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен 1-1,5 мең сум күләмендә административ штраф каралган.
Кече суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы сүзләренә караганда, җиһазландырылган пляжлар саны 56 дан 59 га кадәр арткан. «Бу юнәлеш буенча эш максатчан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты буенча пляжлар булдыруга субсидияләр кысаларында һәм республика акчаларына алып барыла», – дип йомгаклады докладчы.
Исегезгә төшерәбез, Казанда су коену сезонына биш муниципаль пляж – Локомотив, Түбән елга аръягы, Тирән күл, Комсомол, Зур Аккош күлләрендә һәм Аккош, Зөбәрҗәт күлләрендә, Җиңү паркында оештырылган өч ял урыны әзерләнгән. Барлык урыннарда коткаручылар эшли.