Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.12.2020, 14:01

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда хокук бозулар өчен штрафлар ике тапкырга диярлек арткан

20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар 2-4 мең сум тәшкил итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда хокук бозулар өчен штрафлар ике тапкырга диярлек арткан. Шулай итеп, 20-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр гражданнар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф 2-4 мең сум, вазифаи затлар өчен - 15-30 мең сум, юридик затлар булмаган эшмәкәрләр өчен - 30-40 мең сум һәм юридик затлар өчен 200-400 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин сөйләде.

Көн саен куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен бәйрәм чаралары вакытында 2,3 мең кеше һәм 1,1 мең берәмлектән артык махсус техника җәлеп ителәчәк. «Илледән артык кеше катнашачак һәр объектта безнең хезмәткәрләр кизү торачак. Аеруча пиротехника әйберләрен сатканда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар итәбез», - дип билгеләп үтте Рафис Хәбибуллин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда пиротехника эшләнмәләрен эшләтеп җибәрү өчен дүрт мәйданчык билгеләнгән. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәрендә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр Гаврилов урамындагы мәйданнан, Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр - Түбән Елга дамбасыннан, Идел буе һәм Вахитов районнарында яшәүчеләр - Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасыннан, ә Совет районында яшәүчеләр - Казан ипподромы янындагы мәйданчыктан, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчыктан файдалана алачак.

Р.Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, соңгы биш елда республикада янгыннар саны 18 %-ка, һәлак булучылар саны 22 %-ка кимегән. Ел башыннан янгыннарның гомуми саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,8 %-ка кимеде. «Һәлак булучылар саны, кызганычка каршы, узган елда 144 кешедән агымдагы елда 160 кешегә - 11,1%-ка кадәр артты. Без кешеләрнең тормышын, сәламәтлеген һәм матди кыйммәтләрен саклау өчен барлык чараларны күрәбез», - диде ул.

Янгыннарда кешеләр үлемен булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы булып йортларда автономияле янгын сүндерү хәбәрчеләрен урнаштыру тора, дип билгеләп үтте спикер. Агымдагы елда республика бюджеты хисабына 22 мең йорт биләмәсенә 85 меңгә якын хәбәрче урнаштырылган. Башка акчалар хисабына 3,5 мең йорт биләмәсенә 8,5 мең хәбәрче урнаштырылган. 2016 елдан башлап республикада 80 мең йорт биләмәсенә 251 меңнән артык хәбәрче урнаштырылган. 57 очракта хәбәрчеләр ярдәмендә 116 кеше, шул исәптән 49 бала коткарылган, дип өстәде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы.

Барлык яңалыклар