В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Коткаручылар һәм коммуналь хезмәтләр язгы ташуга әзерлекне дәвам итә.
Фото: mchs.tatarstan.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанда язгы ташуга әзерлек дәвам итә. Бүген белгечләр шәһәрнең Совет районындагы Киндери елгасы аша күперне боздан чистартты.
Киндери аша түбәнгә таба күпер астында Әки бистәсендә метр ярым калынлыктагы бозлы бүрек барлыкка килгән. Бүген башкарылган эшләр бозлавык вакытында бистә халкы өчен кирәкле автомобиль кичүенең җимерелүеннән котылырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу урында шәһәр су коймасы территориясе урнашкан, һәм Киндери ташкыны бу корылма өчен күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Коммуналь хезмәт белгечләре моны булдырмас өчен барысын да эшләгән. Чүкечләр ярдәмендә эшчеләр күпердә боз ваткан, ә экскаваторлар чүмеч һәм ваклагыч ярдәмендә аны терәк янында сындырган. Хәзер күпер астыннан узганда кар суы агымы киртәләр очратмаячак.
«Мондый проблемалы елгалар шәһәрдә күп. Эшләрне «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре алып бара. Тизрәк эресен һәм китсен өчен, боз катлавын каралту да үткәрелә. Казандагы барлык проблемалы урыннарны без беләбез һәм контрольдә тотабыз», – дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Үз чиратында Казанның Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов язгы ташуның иң югары ноктасы апрельнең өченче ункөнлегендә – май башында көтелүен искәртте. Коткаручылар һәм коммуналь хезмәтләр белгечләре кечкенә елгаларның үзәннәрен, күперләр һәм күчешләр янындагы территорияләрне чистартуларын дәвам итә, су басу куркынычы зонасында урнашкан йортларда яшәүчеләр белән очрашалар һәм аларга гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен нишләргә кирәклеге һәм, әгәр дә шулай була калса, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйлиләр, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.