Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2025, 10:23

Киләсе елда Казанда 11 мәктәп ашханәсе яңартылачак

Азык-төлек блокларында инженерлык челтәрләре алыштырылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак, аш заллары үзгәртеләчәк

Денис Гордийко фотосы

Киләсе елда Казан мәктәпләрендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты белән бергә унбер азык-төлек блогын төзекләндерергә ниятли. Әлеге учреждениеләрнең унысында ремонт эшләре беренче тапкыр башкарылачак.

«Без мәктәп ашханәләрен эзлекле рәвештә төзекләндерәбез. Инженерлык челтәрләре, җиһазлар һәм азык-төлек пешерү җайланмалары белән беррәттән, биредә мохит тә тулысынча яхшы якка үзгәрә. Һәркайсы үзенчәлекле дизайн белән эшләнә. Бу балалар өчен дә, ашханә хезмәткәрләре өчен дә мөһим. Төзекләндерелгән ашханә заманча мәктәп ресторанына әйләнә. Азык-төлек блокларының күбесе инде яңа форматта эшли», - дип шәрехләде бу эшне Казан мэры Илсур Метшин.

Киләсе елда мәктәп ашханәләрен капиталь төзекләндерү программасына тагын 11 мәгариф учреждениесе кертелгән. Эшләр 1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 3 нче һәм 19 нчы гимназияләрдә, 25 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 52 нче гимназиядә, 145 нче лицейда, 168 нче гомуми белем бирү мәктәбендә, 177 нче лицейда, 179 нчы һәм 180 нче гимназияләрдә, шулай ук 67 нче хәрби-патриотик үзәк-мәктәптә башкарылачак.

«Мәктәп рестораннарында уңайлы шартлар булдыру һәм барлык сыйныф укучыларының сәламәт туклануын тәэмин итү безнең өчен иң мөһим өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булып тора. Ун елдан артык вакыт эчендә без планлы рәвештә мәктәп ашханәләрен тулысынча яңарту эше белән шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта яңа форматта эшли торган ике йөзгә якын мәктәп рестораны укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итү эшчәнлеген 81 процентка җиткерергә мөмкинлек бирде», - дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин.

Эшләр барышында инженерлык челтәрләрен – электр, су, канализация һәм вентиляция системаларын тулысынча алыштыру планга кертелгән. Биналарның эчке бизәлеше, барлык җитештерү җиһазлары яңартылачак, шулай ук аш заллары үзенчәлекле дизайн белән үзгәртеләчәк, җылы мохит булдыру өчен яңа җиһазлар һәм декоратив элементлар сатып алыначак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 2019 елдан башлап төзекләндерү эшләренә 2 миллиард сумнан артык акча тотылган – бүген шәһәрдә 188 заманча мәктәп рестораны эшли. 2024 елның җәендә 17 ашханә төзекләндерелгән, бу елны 12 се яңартылган. Башкарылган эшләр ашханәдәге урыннар санын 291 гә кадәр арттырырга мөмкинлек биргән.

Уңайлы шартлар кайнар төшке ашлар белән тукланучы укучылар санын арттырырга ярдәм иткән. 2006 елда балаларның 37 проценты кайнар ризык белән тукланган булса, хәзерге вакытта кайнар ризык белән тукланучылар саны 82 процентны тәшкил итә. Буфет продукциясен дә исәпкә алганда, әлеге күрсәткеч 100 процентка җитә.

Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты көн саен 310 мең Казан халкын, шулай ук Татарстанның 10 районында яшәүчеләрне ризык белән тәэмин итә. Бу санга 71 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм җиде шәһәр хастаханәсендә дәваланучы 5 мең пациент керә.

Барлык яңалыклар