В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спорт объектлары Дәрвишләр, Кукушкино бистәсендә һәм торак мәйданчыгында барлыкка киләчәк
Быел Казанның мәгариф учреждениеләре территориясендә биш универсаль спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Республика программасы буенча 2013 елдан 129 шундый урын булдырылды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Универсаль спорт мәйданчыклары 14 нче гимназиядә, шулай ук 17, 22, 120 нче мәктәпләрдә һәм «Смена» спорт мәктәбендә барлыкка киләчәк. «Быел барлыгы биш яңа спорт мәйданчыгы төзелде. Дәрвишләр һәм Кукушкино бистәсендә, торак мәйданчыгында балалар өчен спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылачак», – диде ТР башкаласы мэры Илсур Метшин.
Моннан тыш, республика программасы буенча 69, 119 нчы мәктәпләрдә һәм 15, 174 нче гимназияләрдә дүрт хоккей тартмасы төзекләндерелгән. Урыннар кыш көне хоккей матчлары һәм тимераякта шуу урынына әверелгәч, балалар арасында танылды.