Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 15:04

Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). 15-нче апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының әлеге карары 13-нче мартта имзаланды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, ылыслы яшь урманнарда, зарарланган урман участокларында, торф сазлыкларында, урман киселгән урыннарда һәм кипкән үләнле җирләрдә, ябалдашлы агачлар астында учак ягу тыела. Янып торган шырпыларны, тәмәке төпчекләрен ыргытырга, пыяла (шешәләр, банкалар һ.б.) ташларга, ау вакытында ягулык материалларын атарга ярамый.

Моннан тыш, махсус каралмаган урыннардан тыш, бензин, керосин яки башка ягулык материалы сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, мамык һ.б.) калдырырга ярамый. Двигатель эшләгән вакытта ягулык бакларына ягулык салу, двигательнең төзек булмаган туклану системасы булган машиналарны куллану, шулай ук янучан машиналар янында тәмәке тарту яки ачык ут куллану тыела. Урманны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар, чүп-чарлар белән чүпләргә ярамый.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 3 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган. Әгәр дә закон бозу янгынга каршы махсус режим шартларында башкарылса, административ штраф күләме арта һәм гражданнар өчен – 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20-дән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип искәртә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, урман янгыннары барлыкка килү сәбәпләренең 90% очрагы - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү аркасында. Әгәр урманда янгын шаһиты булдыгыз икән, бу хакта кичекмәстән 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоны аша хәбәр итегез.

Барлык яңалыклар