В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер товарларны китереп бирә торган роботларны Яңа Савин һәм Совет районнарында – Фатыйх Әмирхан, Маршал Чуйков урамнарында һәм Шуртыгин урамы тирәсендә күрергә була
Денис Гордийко фотосы
Товар ташу хезмәтләренә тиз хәрәкәт итә һәм кирәкле урынны махсус җайланма ярдәмендә бик тиз ачыклый торган дүртенче буын роботлар җәлеп ителгән. Ел ахырына кадәр Яндекс компаниясе робот тарафыннан товарлар алып китү нокталарын арттырырга, шулай ук системага Яндекс.Ризык һәм Китертү хезмәтләрен өстәргә ниятли, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, товарлар китереп бирә торган роботлар хезмәте Казанда 2025 елның декабрендә кулланыла башлады. Ул вакытта старт зонасы шәһәрнең Вахитов районындагы Назарбаев – Миңнуллин – Сәлимҗанов – Айдинов – Тихомирнов урамнары белән чикләнде. Маршрутта 6 робот-ташучы эшләде. Яндексның әлеге проекты Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.