В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рөстәм Гафаров елгаларны һәм яңгыр сулары канализацияләрен чистартуны тизләтергә, шулай ук «хроник» проблемалы урыннарны контрольдә тотарга кушты
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Казанда, барлык юллар чистартылган булуга карамастан, гыйнвар-февраль айларында яуган карны чыгару әле дә дәвам итә. Бу актив кар эрегән вакытта су басу куркынычын киметү өчен эшләнә. Әлегә кадәр сакланган һава торышы су басу куркынычын кичектерә төште – көндез температура югары булса да, төнлә җиңелчә салкыннар күзәтелде. Киләсе атнада исә төнге сәгатьләрдә температура нульдән югары булыр дип көтелә.
«Мин район администрацияләреннән елгаларны, яңгыр сулары канализацияләрен чистарту эшен тизләтүне һәм төгәлләүне, шулай ук аларның торышын даими күзәтеп торуны, районнарда булган «хроник» проблемалы урыннарны контрольгә алуны сорыйм», – диде Рөстәм Гафаров.
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин казанлылардан урамнарны һәм ишегалларын су басу белән бәйле 10 мөрәҗәгать керүен хәбәр итте. Икесе буенча эш дәвам итә, калганнары буенча чаралар күрелгән.
«Һәр кешегә мөрәҗәгать итүнең кыска юллары барлыгы турында мәгълүмат җиткерү зарур, районнарга хатлар язмасыннар. Шалтырату булды, димәк, без оператив рәвештә эшкә керешергә тиеш», – диде Башкарма комитет җитәкчесе. Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьне район администрацияләре һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте телефоннары аша калдырырга мөмкин.
Сергей Чанкин тәкъдиме буенча Казанда югары әзерлек режимы кертелде. Ул ашыгыч хезмәтләрне һәм җаваплы кешеләрне мобилизацияләүне, шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар комплексын үткәрүне күздә тота.
Хәзерге вакытта юл хезмәте эшчеләре яңгыр сулары корылмаларының лотокларын һәм рәшәткәләрен кардан, боздан, чүп-чардан, пычрактан чистарталар, шәһәр урамнарыннан кар чыгаралар – бу эшләрнең башкарылуы контрольдә тотыла. «Бүгенге көндә 4434 яңгыр сулары коесы чистартылган – бу гомуми санның 80% тан артыграгы. Краснококшайск урамында – авария хәлендәге үткәргеч торбаны, Магистраль урамында суүткәргеч торбаны һәм юлны ремонтлау дәвам итә», – дип сөйләде спикер. Ул, яңгыр сулары канализациясе челтәрләренең озынлыгы якынча 499 километрны тәшкил итә, аларда 5,5 меңнән артык яңгыр сулары коесы урнашкан, дип өстәде.
Идарәче компанияләр һәм подрядчы оешмалар елга үзәннәрен ауган агачлардан һәм чүп-чардан чистарта башлаганнар. Нокса, Киндерле һәм Вертелевка елгаларында эшләр өлешчә башкарылган. Түбәләрне кардан чистарту да дәвам итә – объектларның 90% ында эшләр тәмамланган. «Өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ казанлылар игътибар үзәгендә. Аларга территорияне кардан чистартуда, су чыгару канауларын тәртипкә китерүдә ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, Суларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре тарафыннан Орел һәм 2 нче Кленовая урамнарындагы йортлар түбәләре, ишегаллары һәм йорт яны территорияләре кардан чистартылды», – дип билгеләп үтте Сергей Чанкин.
Су басу ихтималы булган урыннарда йөкләр саклауны тәэмин итү өчен чаралар күрелә. Җир кишәрлекләре периметры буенча су агызу канаулары казу, кар һәм яңгыр суларын читкә чыгару дәвам итә. Подвалларда, шул исәптән социаль объектларда су басуны кисәтү буенча эшләр гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, су басу куркынычы янаган зоналарда яшәүчеләр белән милекне ирекле иминиятләштерү мәсьәләләре буенча сөйләшүләр алып барыла.
Спикер сүзләренә караганда, маневр төркемнәренең һәм су басуга каршы чараларда файдаланылачак махсус техниканың эшкә әзерлеге тикшерелгән. Комиссия әгъзалары һәм район администрацияләреннән җаваплы вазифаи затлар тәүлек әйләнәсе кизү торуга күчерелгән.
Сергей Чанкин, нәтиҗә ясап, алып барыла торган эш темплары су басу куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, барлык чаралар график буенча башкарыла, диде. Шуңа да карамастан, хәл катлауланган һәм халыкны эвакуацияләү зарурлыгы булган очракта, шәһәрнең һәр районында зыян күрүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктлары һәм медицина учреждениеләре билгеләнгән.
Юлия Летникова
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов