В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш җир казу эшләре вакытында балчык ишелүдән саклый торган ныгытма куелу белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласының Чехов урамында транспорт йөри торган юл өлешендә хәрәкәт вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш җир казу эшләре вакытында балчык ишелүдән саклый торган ныгытма куелу белән бәйле.
28 ноябрьдән 26 декабрьгә кадәр 28 нче йорт тирәсендә хәрәкәт туктатыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.