В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган ел белән чагыштырганда уттан зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар санының кимүе күзәтелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август, Ксения Швецова). Җәйнең эссе булуына карамастан, Казанда табигый янгыннарның бер генә учагы да табылмады. Әмма шул ук вакытта янгын шәһәр халкының йортларында һәм еш кына үз гаебе белән килеп чыга. Ел башыннан 995 янгын чыккан, шуларның 646-сы, яки якынча 65%-ы – ут белән саксыз эш итү аркасында. Шәһәр халкы белән профилактик эш алып баруны, шулай ук мәктәп укучылары өчен янгынга каршы өйрәтүләр графигын төзүне бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров йөкләде.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанда, узган ел белән чагыштырганда, уттан зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар саны кимеде, дип хәбәр итте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов. Быел янгыннарда 16 кеше үлгән, 35 кеше җәрәхәтләнгән.
«Бу коры эссе җәйдә янгыннар саны сизелерлек үзгәрмәде, ә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны кимеде, – дип шәрехләде Рөстәм Гафаров. – Бу кешеләрнең күпчелек очракта янгын куркынычын аңлавы турында сөйли. Профилактика эшенең нәтиҗәләре үзләре турында хәбәр итә».
Ут белән саксыз эш итүдән тыш, янгын чыгуның башка иң еш сәбәпләрен дә аерып күрсәтәләр. 135 очракта электр җиһазларын һәм электр-көнкүреш приборларын төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, 55 очракта мичләрне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәп булган.
«Кешеләр үлеменә китергән өч янгын ял көннәрендә яки бәйрәм көннәрендә булды, – дип өстәде Ф.Тимурханов. – Һәлак булучылар белән иң күп очраклар кичке һәм төнге вакытка туры килә».
Еш кына утта кешеләрнең үлеменә алкоголь дә сәбәп була – ел башыннан Казанда янгыннарда исерек хәлдә ун кеше үлгән.
Кешеләр үлеменә китергән фаҗигале хәлләрне булдырмый калырга шәһәр халкының ваемсыз булмавы ярдәм итә, дип өстәде Ф.Тимурханов. Мисал итеп ул бер атна элек Ибраһимов проспектындагы йортта булган янгынны китерде, фатирга ут капканда бала анда булган. Тәрәзәдән чыккан төтенне очраклы бер кеше күргән, ул янгын сүндерүчеләрне чакырган, алар ишекне ачкан. Ачыкланганча, дүртенче каттагы фатирда җиһазлар һәм әйберләр янган. Янгын сүндерүчеләр биш яшьлек малайны тапканнар һәм коткарганнар.
«Очраклы үтеп баручының игътибарлы һәм битараф булмавы ата-ана ябык фатирда калдырган баланы коткарды», - дип ассызыклады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.
Өстәмә рәвештә шәһәр халкы белән профилактик эш алып баруны Р.Гафаров йөкләде. «Тагын бер кат халыкка мөрәҗәгать итәм – техник җиһазларның торышына аерым игътибар итегез. Сак булыгыз, кеше факторы – янгыннарда кешеләр үлеменең иң еш сәбәбе».
26-нчы апрельдән 16-нчы майга кадәр Казанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булды. Бу вакыт эчендә шәһәрдә бакчачылык ширкәтләре территорияләрен 212 рейд тикшерүе уздырганнар һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 213 очрагын ачыклаганнар. Нәтиҗәдә, хокук бозучыларга 72 мең сумлык 36 карар чыгарылган, дип хәбәр итте Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы.
«Бистәләрне һәм массакүләм ял итү урыннарын патрульләү нәтиҗәләре буенча җиде кеше административ җаваплылыкка тартылды һәм аларга 14 мең сумлык штраф салынды», – дип өстәде спикер.
Ф.Тимурханов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле профилактик төркемнәр 8 меңнән артык күпфатирлы торак йортта, 33,6 меңнән артык шәхси хуҗалыкта, 4,3 меңнән артык күп балалы гаиләләрдә яшәгән урыннарда булган.
Район башлыкларын социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән аерым эш алып баруларын сорыйм, шул исәптән күп балалы гаиләләр белән. Башында гына түгел, ел дәвамында бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк», – дип йөкләде Р.Гафаров.
Уку елы башланганчы өч атна калды – бу вакыт эчендә гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре янгынга каршы чаралар үткәрергә тиешләр. Мәсәлән, күзәтчелек эшчәнлеге органнарының элек ачыкланган кисәтүләрен бетерергә, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазыйфаи затларны билгеләргә һәм өйрәтергә кирәк.
«Уку елы башында янгын килеп чыкканда һәм террорчылык акты янаганда эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрергә кирәк, – дип өстәде Ф.Тимурханов. – Закон нигезендә эвакуация буенча өйрәнүләр елына ике тапкыр үткәрелергә тиеш дип билгеләнде».
Р.Гафаров бу эшне контрольдә тотарга һәм тренировкалар уздыру графигын әзерләргә кушты.
«Быел биналарны янгынга каршы җиһазлар белән җиһазлауга зур финанслау бүленгән. Хәзер янгын күзәтчелегенең барлык күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. Уку елы башланганчы янгын сүндерү һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча күнегүләр үткәрү графигын тәкъдим итәргә кирәк», – дип ассызыклады Башкарма комитет башлыгы.