В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр пенсия яшендәге затлардан конфиденциаль мәгълүматны, аерым алганда, шәхси счетның иминият номерын алырга тырыша
Денис Гордийко фотосы
Казан мэриясе өлкән яшьтәге кешеләргә кагылышлы караклыкның яңа схемасы турында кисәтә. Билгесез затлар, район администрацияләре хезмәткәрләре булып шалтыратып, тиешле бүләк тапшыру турында хәбәр җиткерә. Бүләкләр тапшыру сылтавы белән җинаятьчеләр конфиденциаль мәгълүматны, аерым алганда, шәхси счетның иминият номерын алырга тырыша.
Казан мэриясе һәм район администрацияләре нинди дә булса түләү, ташлама яки бүләкләр рәсмиләштерү өчен телефон аша беркайчан да шәхси счетның иминият номерын да, башка конфиденциаль шәхси мәгълүматлар да сорамыйлар.
Дәүләт яисә муниципаль бүләкләрне тапшыру мәсьәләләре билгеләнгән тәртиптә хәл ителә һәм шәхси счетның иминият номерын ашыгыч рәвештә бирүне таләп итми.
Әгәр Сезгә мондый шалтыратучы булган икән, димәк, бу – алдакчылар. Бернинди шәхси мәгълүматны да хәбәр итмәгез. Сөйләшүне кичекмәстән туктатырга һәм хокук саклау органнарына алдау очрагы турында хәбәр итәргә киңәш ителә.