В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре буенча белемнәрен искә төшерергә теләүчеләр өчен әзерлек курслары оештырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
«Тоталь диктант» өчен әзерләнгән текстның авторы – язучы, XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче һәм А.М. Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов. Текст Александр Пушкинның халыкка аз билгеле балачак истәлекләренә багышлана.
Орфография һәм пунктуация кагыйдәләре буенча белемнәрен искә төшерергә теләүчеләр өчен филология фәннәре докторы Лия Бушканец җитәкчелегендә әзерлек курслары оештырылган. Дәресләр Л.Н.Толстой музеенда (Япеев урамы, 15) 4, 5 һәм 11 апрель көннәрендә 11:00–14:00 вакыт аралыгында үткәрелә. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.
Дәресләргә йөри алмаучылар өчен онлайн-формат каралган: 19:00 сәгатьтә «VK Видео» социаль челтәрендәге «Тоталь диктант» бергәлегендә һәр чәршәмбе көнне трансляция уздырыла. Яздырылган дәресләрне халык карый ала, дип хәбәр итә «Тоталь диктант» матбугат хезмәте.
«Тоталь диктант»та катнашучыларны 8 апрельдә терки башлыйлар. Казанда өч төп мәйданчык билгеләнгән: башкала халкы диктантны Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә, Казан дәүләт энергетика университетында, «ВИКО-Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында яза ала. Мәйданчыклар исемлеге тулылана бара. Хәзерге вакытта халыкара чараны үткәрү өчен 42 урын билгеләнгән.