В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда урман янгыннары теркәлмәгән.
Фото: Екатерина Красуцкая
Р.Хәбибуллин сүзләренә караганда, коры үлән яну белән бәйле булган янгыннар турындагы хәбәрләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча 71 кеше административ җаваплылыкка тартылган, штрафларның гомуми суммасы 200 мең сумнан артып киткән. Исегезгә төшерәбез, Россиядә ел әйләнәсе үлән яндыру тыела.
Р.Кузюров үз чиратында хәбәр иткәнчә, 16 нчы августка Татарстан Республикасында 407 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш гомуми мәйданы 8,6 га булган территорияләрдә 281 янгын очрагы теркәлгән. 2022 елда Татарстанда урман янгыны теркәлмәгән, әмма күрше төбәкләрдә – Пермь краенда, Түбән Новгород, Оренбург һәм Киров өлкәләрендә, Башкортостанда хәлләр башкача. Идел буе федераль округында барлыгы 400 гә якын урман һәм табигать янгыннары очрагы теркәлгән.
Татарстанда 875 профилактик төркем янгыннарны кисәтү белән шөгыльләнә, аларның эше нәтиҗәсендә коры үлән һәм чүп-чар януның 2 меңгә якын очрагы булдырылмый калган, дип хәбәр итте Р.Хәбибуллин. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Термик нокталар» мобиль кушымтасы реаль вакыт режимында янгыннарны күзәтеп торырга һәм аларны сүндерү буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирә. Әйтик, быел мобиль кушымтада 328 термонокта теркәлгән, әмма аларның барысы да расланмаган.
Р.Кузюров сүзләренә караганда, урманнардагы куркынычсызлыкны 20 станция тәэмин итә, инвентарь саклау өчен 14 пункт бар. Формированиеләр саны – 416 кеше, җиһазланышы – 338 берәмлек техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта урман янгыннарына каршы көрәшкә өстәмә рәвештә кешеләр һәм техника җәлеп ителергә мөмкин. «Янгынга каршы 2395 км минераллаштырылган полоса булдырылды, гомуми озынлыгы 75 км булган янгынга каршы юллар төзелде», – дип өстәде министр.
Исегезгә төшерәбез, эсселек дәвам итү сәбәпле, Татарстанда җәйгә икенче тапкыр урманнарга сәфәрләргә һәм аларга транспорт керүгә чикләүләр кертелгән иде. Быелдан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар күләме арттырылды: халыкка – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.