В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Я рышлар 2 июнендә Каенлыкта үткәрелде
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кичектергесез чаралар башкару өчен санитар постлар ярышлары
2023 елның 2 июнендә Каенлыкта, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан шәһәре буенча Идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнар оборонасы идарәсе белән берлектә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кичектергесез чаралар башкару өчен билгеләнгән оешмаларда оештырылган санитар постлар ярышлары үткәрелде.
«ТГК-16» «Казан ТЭЦ-3» АҖ филиалы, «Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан ДБМУ, «Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Элекон заводы» АҖ, Россия ФКУ № 19 УФСИН вәкилләре катнашты.
Ярышлар барышында формированиеләрнең җиһазландырылуы, аларны әзерләү, катлаулы хәлләрдә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү, махсус эшкәртү һәм дезинфекция үткәрү осталыгы тикшерелде.