В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Казанда 10 елдан артык тормышка ашырыла
2024 елда яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга социаль түләүләр бирү өчен Татарстан муниципаль берәмлекләрен сайлап алу уздырыла. Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе хезмәткәрләре ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узган киңәшмәдә катнашты.
Торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында бирелә һәм торак бәясенең 30 һәм 35 процентын тәшкил итә.
Программада катнашу өчен яшь гаиләләрдән гариза һәм документлар 1 майга кадәр кабул ителде.
«Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Татарстан башкаласында 10 елдан артык тормышка ашырыла. Анда катнашучылар социаль түләүләр алалар һәм аларны яңа төзелештә яки икенчел торак базарында фатир сатып алуга юнәлтәләр. Шулай ук дәүләт ярдәме акчаларын йорт төзегәндә яки ипотека бурычын түләгәндә кулланырга мөмкин.
Федераль программада катнашуның төп шарты – гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы. Гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән гомуми торак мәйданы 12 кв. метрдан ким булырга тиеш. Программада катнашырга теләүче яшь гаиләләрнең даими яшәү урыннары буенча Казан территориясендә теркәлүе мәҗбүри.