Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.03.2026, 11:54

Казанда дүрт трамвай маршруты хәрәкәте туктатылды

Әлеге күренеш Глазунов урамындагы челтәрдә электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итә торган электр җайланмасына зыян килү белән бәйле

Денис Гордийко фотосы

Казанда берничә трамвай маршруты хәрәкәте вакытлыча туктатылган. Әлеге күренеш Глазунов урамындагы челтәрдә электр энергиясен транспортка тапшыруны тәэмин итә торган электр җайланмасына зыян килү белән бәйле, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.

Хәзерге вакытта 3, 5, 5а һәм 7 нче трамвайлар йөрми. Биредә әлеге минутларда авария хезмәтләре эшли, белгечләр челтәрдә төзекләндерү эшләрен башкара.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.

Предприятиенең энергия хуҗалыгы хезмәте эшчеләре көн саен җир өсте электр транспорты эшен тәэмин итә торган кабель линияләрен һәм электр белән туендыра торган челтәрләрне төзекләндерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган кече 30 станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.

Башкарылган эшләргә карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

UPD: хәрәкәт торгызылган

Барлык яңалыклар