Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.07.2022, 11:05

Казанда төнге яңгырдан соң Шаляпин, Ботаника, Дубравная һәм Җиңү проспекты урамнарында яңгыр канализацияләрен чистарттылар

Совет районының Чебакса һәм Константиновка поселокларында электр белән тәэмин итү торгызылды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль, Дмитрий Никитин). Бүген иртә таңнан Казанның коммуналь хезмәтләре төнлә яуган көчле яңгыр һәм яшен нәтиҗәләрен бетерәләр. Узган тәүлектә шәһәрдә 13 мм явым-төшем яуган, айлык норма – 62 мм.

Совет районында төнлә көчле җил аркасында Чебакса һәм Константиновка поселокларында яшәүче 3,7 мең кеше электрсыз калган. Хәзерге вакытта авария бригадалары авариянең нәтиҗәләрен бетерделәр һәм һавадагы барлык электр тапшыру линиясен тикшереп карап чыктылар. Хәзер электрны бирү тулысынча торгызылган, дип хәбәр иттеләр ТКХ комитетында.

Стихия Казан электр транспорты эшенә дә кагылды. Юлларда яңгыр сулары туплану сәбәпле, иртәнге сәгатьләрдә 3 нче һәм 5 нче номерлы трамвайларының, 13 нче номерлы троллейбусның тоткарлануы теркәлгән, алар Максимов һәм Тукай урамнарында басып торган. Хәзер җир өсте электр транспорты җәдвәл буенча йөри, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

«Шәһәр төзекләндерү» МУП хезмәткәрләре Меңьеллык мәйданында яңгыр канализациясе челтәрләре участокларын, Шаляпин, Ботаника, Дубравная, Җиңү проспектында, шулай ук Копылов урамындагы Авиатөзелеш техникумы янында яңгыр сулары канализациясе челтәрләре участокларын чистарттылар. Моннан тыш, Копылов урамында эшчеләр тимер юл кичүе янында юдырылып чыккан комны җыештыралар. Шулай ук җәяүлеләр өчен җир асты кичүләрен су басу предметына тикшерү бара.

Параллель рәвештә яңгыр канализациясе челтәрләрендә планлы эшләр дәвам итә. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, апрель аеннан июль аена кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар буенча «Шәһәр төзекләндерү» МУП көче белән су баса торган урыннарда 1384 челтәр чистартылган. Җәй башыннан 17 яңгыр сулары җыела торган кое алыштырылды, су баса торган урыннарда 492 кубометр су суыртылды. Моннан тыш, яңгыр сулары канализациясе челтәренең 20 участогында асфальт ремонтланган.

Хәзерге вакытта «Шәһәр төзекләндерү» оешмасы Спартак урамы участогында яңгыр сулары канализациясе челтәрен планлы ремонтлый. Бик каты су баса торган урыннарда өстәмә яңгыр суы җыела торган коелар урнаштырыла.

Синоптиклар фаразларына караганда, яшен, көчле яңгырлар, боз Казанда бүген дә, 15 нче июльдә көтелә. Секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин, көндез + 21-23 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.

Яңгыр канализацияләренең төзек булмавы мәсьәләләре буенча шәһәр халкы Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83 ( кабул итү бүлмәсе), +7 (843) 555-07-96 (диспетчерлык). Җир өсте һәм җир асты кичүләре турында гаризалар +7(843)294-83-53 һәм +7(843)294-83-52 телефоннары буенча кабул ителә.

Барлык яңалыклар