Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2026, 15:30

Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» гаилә гореф-гадәтләре фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясалды

Сигезенче тапкыр уздырыла торган фестиваль гаилә тарихларын һәм ата-бабалар турындагы хәтерне саклауга юнәлдерелгән иде

Фотоны муниципаль архив идарәсе бирде

Казанда «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» гаилә гореф-гадәтләре фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясалды. Ике көн дәвамында, 9 һәм 10 февральдә, шәһәрнең төрле районнарыннан килгән гаиләләр «Сәйдәш» мәдәни үзәге һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты базасында үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр, нәсел тарихлары белән уртаклаштылар, милли ризыклар белән сыйладылар һәм сәхнәгә иҗади номерлар белән чыктылар.

Катнашучылар ике бүлектә ярыштылар: гаилә рецептларын һәм команданың үз тамырлары турында визит картасын тәкъдир иттеләр. Шәҗәрә агачы конкурсның йөрәгенә әверелде. Һәр шәҗәрә архив документлары белән расланган.

Муниципаль этапта гаиләләр ата-бабаларыбызны кадерләп саклауларын, гореф-гадәтләрне балаларына һәм оныкларына тапшыруларын күрсәттеләр. Җиңүчеләрне һәр районда аерым билгеләделәр.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында беренче урынны Мәннановлар гаиләсе алды, икенче урында – Аблязов-Богдановлар, өченче урында – Фәйзрахмановлар.

Вахитов һәм Идел буе районнарында Галәвиев-Вафиннар, аннан соң Якупов-Николаевлар һәм Скворцовлар лидер булдылар.

Киров һәм Мәскәү районнарында Федоровлар җиңү яулады, икенче урында – Гарифуллиннар, өченче урында Шакировлар булды.

Совет районында иң яхшысы дип Хәйретдиновлар-Закировлар гаиләсе танылды, икенче урында – Гыйльмановлар гаиләсе, өченче урында – Хөсәеновлар.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар акчалата сертификатлар алдылар: беренче урын өчен – 50 мең сум, икенче урын өчен – 40 мең сум, өченче урын өчен – 30 мең сум. Муниципаль этапта җиңүчеләр фестивальнең зона этабында Казанны тәкъдим итәчәк.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты инициативасы белән проект 2019 елдан бирле үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, фестивальнең муниципаль этабында – 50 мең сумга кадәр, зона этабында – 100 мең сумга кадәр, республика этабында 200 мең сумга кадәр акча отарга мөмкин. Өстәмә рәвештә махсус номинацияләр булдырылды, шул исәптән «Хезмәт нәселе», «Гаилә гореф-гадәтләренә ярдәм», «Дөнья гаиләсе» һәм «Тамашачылар симпатиясе призы».

Барлык яңалыклар