В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге юл өлешләрендә 400 дән артык юл билгесе, иминлекне саклый торган корылмалар, 89 яктырткыч куелган, тавыш полосалары булдырылган
Бу елны моңа кадәр 250 дән артык авария очрагы булган 68 юл участогында төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Төзекләндерү эшләре Чистай һәм Бичурин урамнары, Җиңү проспекты белән Дубравная урамы, Җиңү проспекты белән Ломжа урамы киселешләрендә үткәрелгән.
Планга кертелгән чаралар нигезендә әлеге юл өлешләрендә 400 дән артык юл билгесе, иминлекне саклый торган корылмалар, барьер җайланмалар, 89 яктырткыч куелган, ясалма 11 юл тигезсезлеге, юл тамгалары ясалган, тавыш полосалары булдырылган.
Юл хәрәкәте иминлеген саклау өчен шәһәр юлларына 400 мең квадрат метр мәйданда юл тамгасы ясалган. Төп магистраль урамнарда юл тамгаларын термопластик кулланып, ә транспорт хәрәкәте азрак урамнарда буяу кулланып ясаганнар.