Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2021, 12:58

Казанда янгыннар саны 2%ка кимегән

Янгын очраклары еш кына ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Алинә Бережная). Ел башыннан Казанда 1292 янгын очрагы булган, бу узган елның шушы чорына караганда 2%-ка кимрәк. Гомумән алганда, 55 кеше янгын вакытында җәрәхәтләр алган, 28 кеше һәлак булган. Элеккегечә, янгыннар торак секторда яшәүчеләр гаебе белән килеп чыга. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов сөйләде.

Ул янгын чыгуның төп сәбәпләрен атады. 980 янгын очрагы ут белән саксыз эш итү аркасында, 237 очрак – электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Тагын 63 очрак мичләрне төзү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле, 12 очрак башка сәбәпләргә ия.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр һәлак булган янгыннарның төп өлеше кичке һәм төнге сәгатьләрдә, кеше йоклый торган вакытта килеп чыга. 12 очракта зыян күрүчеләр исерек хәлдә булган.

Фердинант Тимерханов сүзләренә караганда, янгыннарда кешеләр үлемен булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулларының берсе – автоном төтен янгын хәбәрчеләре (АДПИ). Алар йортта яшәүчеләрне янгын чыгу турында кисәтә, өзлексез тавыш сигналы чыгара – ул шулкадәр көчле ки, хәтта йоклап яткан кешене уята ала. 2021 елда Казанда исәпләнгән 45 мең 48 автоном төтен янгын хәбәрчеләренең 17 мең 880-е урнаштырылган. Күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән кешеләр һәм имин булмаган гражданнар керә торган хәвеф-хәтәр төркемен тулысынча колачлау өчен тагын 609 автоном төтен янгын хәбәрчеләре урнаштырырга кирәк.

«Янгын башлануны вакытында ачыклау күчемсез милекне юк итү һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булу куркынычын киметә. Аларның сигналлары ярдәмендә 3 кеше үз өйләреннән һәм фатирларыннан вакытында чыгып китә алды. Алар исән калды, – дип хәбәр итте шәһәрнең төп коткаручысы.

Коткаручылар халык белән профилактик әңгәмәләргә аерым игътибар бирә. Гомумән алганда, ел башыннан бирле 1 мең 817 очрашу оештырылган, аларда 22 мең кеше катнашкан, 70 мең 385 кеше өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелгән, 90 меңнән артык листовка һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту чаралары турында белешмә таратылган.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән предприятиеләр белән эш аерым контрольдә тора. Быел күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә 546 планлы тикшерү уздырган. Янгын куркынычсызлыгы буенча җитешсезлекләрне бетерү буенча 417 күрсәтмә бирелгән, 398 вазыйфаи һәм 26 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. «Шулай ук 364 планнан тыш тикшерү уздырылган, нәтиҗәдә 230 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Аларга күрсәтмәләр бирелгән», – диде Фердинант Тимерханов.

Әлеге тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча административ җаваплылыкка кабат 261 вазыйфаи зат һәм 28 юридик зат җәлеп ителгән. «Бу оешмаларның җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә тиешле игътибар бирми. Күзәтчелек органнарына законлы таләпләрне үтәүгә тагын да катгыйрак ирешергә кирәк, – дип ассызыклады Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы һәм һәр оешмада янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кеше билгеләнергә тиеш, дип белдерде.

«Янгынны кисәтү, аннары югалганнар турында үкенүгә караганда, җиңелрәк. Янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы вазыйфаи затларны билгеләргә, аларны уку йортларында, оешмаларда өйрәтергә кирәк, моның өчен зур акчалар таләп ителми. Һәм иң мөһиме – һәр җитәкче янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үзе белергә, аларны сакларга һәм кул астындагылардан аларны үтәүне таләп итәргә тиеш», – дип йомгаклады ул.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.11.2021
Видеорепортаж
22.11.2021 12:56
Ел башыннан Казанда, узган ел белән чагыштырганда, янгын очраклары 2,1%ка кимрәк теркәлгән
Барлык яңалыклар