Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2025, 14:31

Казанның 302 нче номерлы балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре ел ахырына тәмамланачак

Төзелеш-монтаж эшләре 92 процентка үтәлгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласының Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче номерлы балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре 92 процентка үтәлгән. Биредә төп эшләр тәмамланган диярлек, хәзерге вакытта диварларны буйыйлар, ишек яңакларын куялар, түшәм җәяләр һәм җәйге веранда ясыйлар. Шулай ук мәктәпкәчә учреждениегә җиһазлар һәм техник җайланмалар сатып алу эшләре бара. Эшләрне ел ахырына тәмамларга ниятлиләр. Балалар бакчасын капиталь төзекләндерү эшләре илкүләм «Гаилә» проекты кысаларында алып барыла.

Балалар бакчасы бинасы 1972 елда төзелгән. Бина 53 елга беренче тапкыр төзекләндерелә. Киң колачлы эшләр вакытында биредә тәрбияләнүчеләр вакытлыча бакчаның Голубятников урамындагы икенче корпусына күчерелгән.

Яңартылган 302 нче балалар бакчасы балаларга экология юнәлешендә тәрбия бирәчәк. Киңлектә метеостанция һәм экосукмак барлыкка киләчәк, ә экотәҗрибәләр тәрбия процессының бер өлеше булачак. Балаларда калдыкларны төрләргә бүлеп аеру гадәтен тәрбияләргә ниятлиләр, шулай ук гаилә эко-чаралары оештырылачак.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе халыкара «Яшел флаг» эко мәктәбе» программасында катнаша. Аның кысаларында «Шаян шәһәре»н төзү күздә тотыла, анда балалар үсемлекләрне карарга һәм утыртырга өйрәнәчәк.

Балалар бакчасының дизайны өчен тыныч төсләр сайлап алынган, биредә агач элементларны, шулай ук диварларда табигать һәм агач рәсемнәрен күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казанның Социаль объектларны карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты.

Моннан тыш, балалар бакчасының спорт залына ясалма кыяга менү җайланмасы урнаштырылачак, мәйдан территориясендә футбол капкалары һәм баскетбол боҗрасы булган ике спорт мәйданчыгы ясалачак. Аларны корганда имгәнү куркынычын булдырмый калу өчен җиргә махсус йомшак өслек җәеләчәк.

Шулай ук балалар бакчасы территориясендә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен мәйданчык булачак.

Яңартылган балалар бакчасында 11 төркем: 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен гомуми белем бирү юнәлешендә биш төркем, 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ике төркем, логопедия юнәлешендәге төркем (27 балага), сөйләме нык бозылган балалар өчен бер төркем (12 кешегә) һәм психик үсеше тоткарланган балалар өчен тагын бер төркем (10 балага) эшләячәк.

Мәктәпкәчә учреждениедә төрле юнәлештәге секцияләр: хореография, футбол, шахмат, инглиз теле, вокал түгәрәкләре эшли. Шулай ук «Яшь баскетболчы» түгәрәген ачу күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез, Казанда барлыгы 392 балалар бакчасы бар. 10 ел эчендә аларның 78 ендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Хәзерге вакытта мондый балалар бакчаларына 12 мең бала йөри. Бу елны, 302 нче номерлы балалар бакчасыннан тыш, Каштанова урамындагы 415 нче номерлы балалар бакчасында да капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Барлык яңалыклар