В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда халыкка хәбәр итү системаларын тикшерү узачак
2023 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасында шул исәптән Казан шәһәрендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү яки килеп чыгу куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итү системаларын тикшерү узачак.
10:40 сәгатьтә электр сиреналарын һәм яңгыраткычларны эшләтеп җибәрәчәкләр – «Барыгызга да игътибар!» сигналы яңгыраячак, шулай ук бер минутка гомумроссия теле- һәм радиоканаллары эфирын алыштыру планлаштырылган.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсе гражданнарга тынычлыкны саклауны сорап мөрәҗәгать итә. Тавыш сигналларын бирү һәм телеэфирны алыштыру планлы санала. Шундый ук тикшерүләр бу елның язында узды.