Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.08.2025, 15:50

Казанда 160 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллга БДИ тапшырды

Аларның җидесе берьюлы ике предмет буенча югары балл алды

Быел Казанның 20,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашты, шуларның 160ы БДИда йөз баллы нәтиҗәләр алды, җидесе – берьюлы ике фән буенча. Рус теленнән БДИда уртача балл 65,18, ә профильле математика буенча – 69,4 балл тәшкил итте. Рус теле буенча иң түбән дәрәҗәгә өч чыгарылыш укучысы, ә профильле математика буенча биш кеше ирешмәгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Без Россия буенча уртача баллга карата яхшы нәтиҗәләрне билгеләп үтә алабыз. Әмма рус теле һәм математика буенча нәтиҗәләрне анализлау өчен нигезләр дә бар. Аңлашыла, дулкынлануны беркем дә гамәлдән чыгармый, әмма без бу хакта август конференциясендә фикер алышачакбыз. Дәүләт аттестациясе – балалар өчен мөһим беренче адым, һәм безгә аларны уңышлы тапшыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Имтиханнарны оештыру өчен 185 пункт эшләде, аларның эшенә 10 меңнән артык педагог җәлеп ителде. Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) быел якынча 5,8 мең унберенче сыйныф укучысы тапшырган.

Рус теленнән БДИда уртача балл 65,18, ә профильле математика буенча 69,4 балл тәшкил итте. Еш кына укучылар җәмгыять белемен, информатиканы, инглиз телен, биологияне, физика һәм химияне сайлаганнар.

Ирек Ризванов ассызыклаганча, Россиянең уртача күрсәткечләре белән чагыштырганда, Казан бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: «Күрсәткечләр барлык фәннәр буенча да югарырак».

Төп дәүләт имтиханын быел 14,6 мең 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы тапшырган.

Математикадан уртача билге 4,1 булды (узган елдагы кебек үк), шул ук вакытта 3110 укучы «бишле» билгесе алды.

Рус теле буенча уртача балл 3,9 га тигез, ә 3562 чыгарылыш укучысы шулай ук «5»ле алды. РФ президенты карары нигезендә, 2024 елда сайлау буенча предметларның берсен БДИга яңадан тапшыру мөмкинлеге кертелде. Быел аннан 1306 катнашучы файдаланган, шуларның 70% ы үз нәтиҗәләрен яхшырткан.

БДИның мәҗбүри предметлары буенча түбән бусаганы узмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аларны 2025 елның сентябрендә яңадан тапшыру мөмкинлеге каралган.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен дә яңадан тапшыру көзге чорда булачак.

Ирек Ризванов шулай ук яхшы билгеләренә укучыланы билгеләп үтте: 639 беренче дәрәҗә һәм 519 икенче дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медальләре белән чыгарылыш сыйныф укучысы бүләкләнде. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында 1170 кеше мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган, бу узган ел белән чагыштырганда 107гә күбрәк.

Имтиханнар вакытында укучыларга ярдәм итү өчен, шәһәр мәктәпләрендә рус һәм татар телләрендә этәргечле такталар урнаштырылды. Акция балаларда яхшы кәеф булдырырга ярдәм итте һәм ата-аналар тарафыннан уңай кабул ителде.

«Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре — саннар гына түгел. Алар Казан мәгариф системасының күпьеллык нәтиҗәле эшләвен күрсәтә. Бу уңышка без педагогларның зур тырышлыгы, ата-аналарның ярдәме һәм укучыларның максатчанлыгы нәтиҗәсендә ирештек», — дип йомгаклады Ирек Ризванов.
Барлык яңалыклар