В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Субсидияне ипотеканы түләү өчен дә кулланырга була
2025 елда Татарстан башкаласында яшь ун парга торак алу өчен социаль ярдәм күрсәтелгән. Материаль чаралар гаиләләргә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында бүлеп бирелгән. Яшь гаиләләргә бирелгән сертификатларның гомуми суммасы – 27 миллион 263 мең сум.
Торак сәясәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, бирелгән материаль ярдәм чаралары баласы булган гаиләләр өчен норматив торак мәйданы хакының 35 процентын һәм баласы булмаган гаиләләр өчен 30 процентын каплый. Социаль түләү алу хокукы бирелгән яшь парлар материаль чараларны торак сатып алу өчен генә түгел, ә бәлки ипотеканы түләү өчен дә куллана ала.
Программада катнашу өчен шәһәр халкы түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:
- ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдәге ата яки ананың яше 35тән артмаска тиеш;
- гаиләнең бер әгъзасына исәпләнгән торакның гомуми мәйданы 12 квадрат метрдан кимрәк булуы мөһим;
- гаиләдәге барлык әгъзаларның да Казан территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлүе шарт;
- гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш;
- яшь гаиләнең торак өчен исәп-хисап (уртача) бәясенә социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә түләү өчен җитәрлек акчалары яки башка керемнәре булу.
Фатирның бәясен түбәндәгечә исәпләргә була: ике кешедән торган гаилә өчен каралган (яшь ир белән хатын яисә бер яшь ата яки ана кеше һәм бала өчен) торак мәйданы нормативы – 42 квадрат метр; яшь ир белән хатыннан тыш, бер һәм аннан да күбрәк баланы үз эченә алган өч һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаилә өчен (яки бер яшь ата яки анадан, ике һәм аннан да күбрәк баладан торган гаилә өчен) бер кешегә 18 квадрат метр, Казан буенча гомуми торак мәйданының киләсе елда социаль түләү алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләрнең исемлекләрен төзү вакытына расланган (1 июньгә) 1 квадрат метр бәясенә тапкырлана.
Мәсәлән, дүрт кешедән торган гаиләгә 2025 елда 3409257,60 сум күләмендә социаль түләү бирелгән: 72 квадрат метр * 135288.00 сум (торакның 2024 елның 1 июненә 1 квадрат метр өчен исәп-хисап бәясе) * 35 процент субсидия. Югарырак бәядәге торак сатып алынганда, калган аерманы яшь пар үз акчалары яки кредит акчалары хисабына түләргә тиеш, бу очракта ир белән хатын шулай ук ана капиталыннан да файдалана ала.
Исегезгә төшерәбез, Казанда биш ел эчендә торак урыннарга мохтаҗ гаиләләр чираты 40 процентка якын кимегән. Әгәр 2019 елда 18,5 мең Казан гаиләсе исәпләнсә, бүгенге көндә аларның саны 11 мең 253 кә кадәр кимегән.