Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.11.2021, 09:40

Казанның тарихи үзәгендә заманча тукталышлар барлыкка киләчәк

Җәмәгать транспорты мәйданчыкларын капиталь төзекләндерүгә тендер дәүләт тарафыннан сатып алу сайтында урнаштырылган

"Иске шәһәр" префектурасында җәмәгать транспортының дүрт мәйданчыгы төзекләндереләчәк. Бу максатларга республика казнасыннан 300 мең сум тирәсе акча бүлеп бирү күздә тотыла. Дәүләт тарафыннан сатып алу сайтында урнаштырылган мәгълүмат нигезендә, Татарстан урамындагы "Габдулла Тукай", Б.Шаһиди урамындагы "Колхоз базары", шулай ук Г.Тукай урамындагы "Сәйдәш" һәм "Сәетгалиев" тукталышлары төзекләндереләчәк.

Тендерда билгеләнгән техник бирем нигезендә, подрядчы оешма юл капламын, шул исәптән трамвай юлларын норматив хәлгә китерергә, электр челтәрләрен, тышкы яктылыкны һәм светофорларны күчерергә, заманча итеп яңартырга, агач һәм куаклар утыртып, территорияне төзекләндерергә тиеш булачак. Башкарылган эшләргә түбәндәге гарантия бирелә: юл капламы 6 елга, асфальт-бетон капламының өске өлеше 4 елга җитәргә, тукталыш павильоннары халыкка 5 ел хезмәт күрсәтерлек итеп эшләнергә тиеш.

Алда билгеләнгән барлык эшләрнең дә 2022 елның 1 сентябренә кадәр башкарылуы каралган.

Барлык яңалыклар