Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2025, 09:01

Горки-Әмәт урманында һәм Юдинода иҗтимагый компостерлар урнаштырылачак

Бер ай эчендә «Эрмитаж» бакчасындагы компостерга 250 килограмм органика калдырып киткәннәр

Денис Гордийко фотосы

Бер ай эчендә «Эрмитаж» бакчасындагы шәһәр компостерында рекордлы 250 килограмм органик икенчел чимал җыелган. Аның торышын волонтерлар һәм «Туфрактан – туфракка» проекты белгечләре күзәтә. Якын арада ассоциация шәһәрнең тагын ике ноктасында – Горки-Әмәт урманында һәм Юдино бистәсендә яңа компостерлар урнаштырырга ниятли.

«Эрмитаж» бакчасындагы компостер Казанда өченче иҗтимагый компостер булып санала. Бер ай эчендә махсус җайланмага 250 килограммга якын органик калдык салып киткәннәр. Активистлар көн саен контейнерга органик калдык китерүчеләрнең төгәл санын алып һәм салынган массаның торышын теркәп бара: 88 тапкыр компостер янына килеп чүп түккәннәр. Алынган ашламалар Ветераннар аллеясындагы яшь агачларның кәүсәләргә терәлеп торган түгәрәкләрен тукландыру өчен кулланылачак.

Шәһәр халкының активлыгы һәм проектның уңышлы булуы безгә киләчәктә дә шәһәрдә шундый компостерлар урнаштыру өстендә эшләргә көч, илһам бирә, диләр «Туфрактан – туфракка» ассоциациясендә.

«Һәр паркта иҗтимагый компостер урнаштыру – ул безнең хыялыбыз. Чөнки безнең чималны, логистикага өстәмә чыгымнар сарыф итмичә, нәкъ менә парклардагы яшеллекне тукландыру өчен файдаланырга була», - дип планнары белән уртаклашты ассоциация агрономы һәм технологы Лия Дәүләтбаева.

Мондый җайланмалар якын арада Татарстан башкаласының тагын ике иҗтимагый киңлегендә барлыкка киләчәк. Компостерларны Горки-Әмәт урманында һәм Юдино бистәсендә урнаштырырга ниятлиләр.

«Туфрактан – туфракка» ассоциациясе шулай ук агарту-белем бирү эшчәнлеген дә дәвам итәчәк: «Эрмитаж» бакчасында остаханәләр, лекцияләр һәм балалар белән очрашулар уздырачак.

Казанда беренче компостер 2023 елның җәендә Урицкий исемендәге паркта эшли башлаган, хәзерге вакытта анда сигез кубометр сыйдырышлы дүрт бүлек урнаштырылган. Биредә актив рәвештә органика җыялар, әзер чималны җәмәгать бакчасы өчен кулланалар.

«Кешеләр әлеге киңлекләрдә дача турындагы хыялларын гамәлгә ашыра, балалар исә үсемлекләрнең ничек үсүен күзәтә ала. Анда без остаханәләр, тематик очрашулар уздырабыз һәм бергә эшлибез», - дип сөйләде Лия Дәүләтбаева.

Икенче компостерны узган елның апрелендә «Крылья Советов» паркы территориясендә урнаштырганнар. Җайланма шулай ук гомуми күләме сигез кубометр булган дүрт бүлекчәдән тора.

«Безнең максат – йомык цикллы икътисадның нәкъ менә үзебездән башлануын күрсәтү. Органик фракцияне бездән башка беркем дә аерып алмаячак, ә калдыкларны үсеш ресурсына әйләндерү – бу бик тә мөмкин эш!», - дип сүзен йомгаклады «Туфрактан – туфракка» ассоциациясе технологы.

Барлык яңалыклар