Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2025, 10:47

Әмәт бистәсендә Студеная урамыннан Универсиада проспектына илтә торган юлда баскыч урнаштырылды

Корылмага култыксалар һәм яктырту җайланмалары куелган

Казанның Әмәт бистәсендә Студеная урамыннан Универсиада проспектына илтә торган юлда баскыч урнаштыру эше тәмамланды. Корылманың озынлыгы 250 метрны тәшкил итә. Әмәт халкы өчен каралган яңа җәяүлеләр маршруты бистә юлларын төзекләндерү программасы кысаларында барлыкка килгән.

Баскычны урнаштыру эше июнь аенда башланган. Шәһәр халкы Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә юлның әлеге өлешеннән менеп төшү бик уңайсыз булуы хакында шикаятьләр юллаган. Нәтиҗәдә, мәсьәләне өйрәнү өчен урынга белгечләр чакыртылган һәм чишелеш юлларын эзләгәннәр.

Өч метр киңлектәге баскыч металл корылмадан эшләнгән. Баскычтан өске якка менгәндә һәм аска төшкәндә, шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү максатыннан, корылмага култыксалар беркетелгән һәм таеп китү куркынычын булдырмый калу өчен махсус өслек җәелгән. Җәяүлеләр йөри торган баскыч юлына шулай ук 11 яктырту баганасы куелган, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанның 40 бистәсендә 43 чакрым юлны төзекләндерергә ниятлиләр. Бистәләрдәге 90 юл норматив таләпләргә туры китереләчәк. Моннан тыш, баганалардагы утларны алыштыру мәсьәләсе карала. 33 торак массивында 1,4 меңнән артык энергия саклый торган диодлы яктырткычлар куелачак. Республиканың Татарстан торак пунктларында урамнарны яктырту эшен торгызу программасы нигезендә бу максатларга 40 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Барлык яңалыклар