В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашу өчен теркәлү мөһим
Денис Гордийко фотосы
Бүген, 10 ноябрьдә, Иске Татар бистәсендә татар халкының тарихына багышланган «Tartaria: милли код» лекцияләр циклы дәвам итә. Очрашуда татар шигъриятенең матур үрнәкләре укылачак, татар мәдрәсәләре тарихы хакында фикер алышачаклар һәм аның мәгариф системасына анализ ясалачак.
Лекцияне тыңлаучылар XX гасыр татар җәмгыятенең ни дәрәҗәдә катлаулы булуы, дин һәм мәгърифәт өлкәсендәге реформаларның милли мәдәнияткә ничек йогынты ясавы һәм тарихи мәгълүматлар күләгәсенә ниләр яшеренүе хакында беләчәк.
Очрашуны тарихчы, философия фәннәре докторы һәм бәйсез тикшеренүче Альфрид Бустанов алып бара, дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана һәм анда катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Теләге булган һәр кешене Ш.Мәрҗани урамы, 28 йорт адресы буенча урнашкан «Касыймия» мәдрәсәсендә көтәләр.
Проект «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан тарихчы Энҗе Дусаева һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Иске шәһәр» префектурасы ярдәмендә оештырыла.