В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
23 март көнне 126 гариза теркәлгән
Фото «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә
Узган атнада Татарстан башкаласында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре агынты сулар челтәрендә 409 чүп тыгылу очрагын җайга салган. Предприятиегә иң күп мөрәҗәгатьләр 23 мартта юлланган – бу көнне 126 гариза теркәлгән. Чүп тыгылу очрагы буенча кабул ителгән гаризаларның 12 се расланмаган.
Моннан тыш, эшчеләр су белән тәэмин итә торган 35 объектта авария-торгызу эшләрен башкарган. Аларның яртысында эшләр суны туктатмыйча алып барылды, дип хәбәр итә «Водоканал» предприятиесе матбугат хезмәте.
Батыршин урамындагы люкларның берсендә күпсанлы мамык таякчыклар, дисклар һәм дымлы салфеткалар табылган. Хәзерге вакытта биредә канализацияне гидродинамик ысул белән чистарталар – болай эшләү аркасында торбаларга җыелган чүп белән бергә, торба кырыена ябышып калган май катламнары да юылып төшә. Эшчеләр телеинспекция ярдәмендә 1993 елда төзелгән коллекторның авария хәлендәге участокларын ачыклый.
Күпфатирлы йортта салкын су килми башлаган очракта, мәгълүмат алу өчен беренче чиратта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртәләр. Кайнар су булмаган очракта гаризалар «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең Казан җылылык челтәрләре филиалына, «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенә яки идарәче компаниягә юлланырга тиеш.
Тышкы челтәрләрдә чүп тыгылган очракта шәһәр халкы бу хакта Водоканалның социаль челтәрләренә яки авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча җиткерә ала.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарының кайбер йортларында яшәүчеләр ике тәүлеккә якын сусыз калачак, кайбер адреслар буенча су басымы киметелергә мөмкин.