В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче төтен тулган бинадан 10 кеше эвакуацияләнгән.
Фото: ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль, Дмитрий Никитин). Кичә Казанның Вахитов районында янгын чыккан. Фаҗигане, беренчеләрдән булып, эштән кайтып баручы «Иске шәһәр» префектурасы хезмәткәре Денис Кадыкеев күргән. Сафьян урамындагы 7 нче номерлы йорт янында каты төтенне күргәч, туктап, ни булганын белергә булган.
«Башта мин автомобиль яна, дип уйладым, әмма машина белән якынрак килгәч, торак йортта янгын булуын аңладым һәм шунда ук коткару хезмәтенә шалтыраттым», – дип сөйләде Денис Кадыкеев. Ул янгын сүндерүчеләрнең килүен көтеп тормый, биредә яшәүчеләрне куркыныч турында кисәтү өчен йорт тәрәзәләренә шакый башлый. Бу гамәлләрнең җитәрлек һәм ярдәм көтәр кеше булмавын аңлап, Денис Кадыкеев төтенле подъездга керә һәм фатир ишекләрен шакый башлый. Ул яшәүчеләргә янган йорттан чыгарга ярдәм иткән арада, башка янгын шаһитлары да аларны коткаруга кушыла, алар башка подъездларга керә һәм шулай ук кешеләрне кисәтә һәм янган бинадан чыгара башлый.
Түбән катларда яшәүчеләрне эвакуацияләгәч, Денис Кадыкеев тукыма алып, су белән чылата һәм янгын чыккан икенче каттагы фатирга китә. «Фатир ишеген ачкач, мин тулысынча төтен баскан коридорда хатын-кыз торганын күрдем – ул миңа бөтенләй игътибар итми иде. Кадаклап куйган кебек тора – ни булганын аңламый», – дип искә ала Денис Кадыкеев. Хатын-кызга янгын килеп чыкканын аңлатып, ул аны фатирыннан чыгара, шуннан соң бөтен биналар зәһәр төтен белән тула. Бу вакытта янгын сүндерүчеләр килеп җитә һәм янгынны сүндерә башлый. «Мин аларга җиңсәләрне турыларга булыштым һәм булган хәлләр турында сөйләдем, – дип искә ала ул. – Ярдәмем башка кирәкми икәнлеген аңлагач, өйгә кайтып киттем. Хәзер бераз баш авырта, баш әйләнә, тик мин тәртиптә».
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килүенә ике катлы торак йортның икенче катындагы бер бүлмәле фатирда әйберләр һәм караватлар янган. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре килгәнче, йорттан мөстәкыйль рәвештә 10 кеше эвакуацияләнгән. «Бүлмәдә янгын сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 1966 елгы хатын-кыз гәүдәсен табып алалар, 19:36 да – янгын сүндерелә. Янгын мәйданы – 3 кв. метр. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – тәмәке тарту вакытында саксызлык», – дип билгеләп үтелә ведомство хәбәрендә.