В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесендә кыш шартларында эшләргә әзерлек буенча техника смотры
«Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесендә кыш шартларында эшләргә әзерлек буенча техника смотры
8 июльдә «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесендә, Казан шәһәре Башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе җитәкчелегендә, техниканың һәм шәхси составның кыш шартларында эшләргә әзерлеген тикшерү узды.
Әлеге предприятие Совет районының урам-юл челтәренә, шулай ук Казанда урнашкан күперләргә хезмәт күрсәтә.
Кышкы чорга әзерлек штат режимында алып барыла. Махсуслаштырылган техниканы ремонтлау буенча Президент программасы кысаларында «КОРИБ» кг базасында, «БОШУНГ КАМА» ҖЧҖнең җитештерү куәтләрен җәлеп итеп, ремонтлау планлаштырыла.
Автомобиль юлларында һәм тротуарларда бозлавыкка каршы көрәш өчен сыек һәм реагент һәм ком-тоз катнашмасы запасы формалаша (50%). Субподрядчы оешмалар белән, кирәк булганда, өстәмә махсус техника һәм кеше ресурслары бүлеп бирү өчен килешүләр төзелде.
Казан Мэры күрсәтмәсе буенча ВКМ 2020 тротуарларны чистарту машиналары һәм мини-тракторлар сатып алынды. Шулай ук коры реагент яки ком-тоз катнашмасын оператив тарату өчен «SnovEX HELIXX 1.5» ком-сиптергеч сатып алынган, ул «УАЗ»маркалы автомобиль бортына куела. Бу тагылма ком сиптергечле трактор үз габаритлары аркасында узмый торган юлларда һем тротуарларда маневрлылыкны һем зур утуне теэмин ите.
«Шәһәр күперләре» МУП коллективының җайга салынган эше нәтиҗәсендә көн саен мөһим бурыч – шәһәребезнең юлларны һәм күперләрен чисталыкта тоту, Транспорт һәм җәяүлеләрнең куркынычсыз хәрәкәте өчен тәртиптә тоту.