Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2019, 11:00

Тикшерү комитеты Пестель урамындагы 107а номерлы йортта чыккан янгында гаиләнең үлем сәбәпләрен ачыклый

Алты кешенең гомерен өзгән фаҗига Казанда 22-нче апрельгә каршы төндә була.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Пестель урамындагы 107а номерлы йортта янгын вакытында гаилә һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига 22-нче апрельгә каршы төндә була. Янгынны сүндерү турында бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов сөйләде.

Шәхси торак йорт яну турында сигнал «112» номерына 21-нче апрельдә 23.33 сәгатьтә килде. Янгын чыккан урынга коткаручылар чыкты. Барлыгы янгын сүндерүдә 56 кеше һәм 15 берәмлек техника катнашты. Янгынга 1 БИС классы бирелде.

Янгын сүндергәндә 6 кеше үле килеш табылган, шуларның өчесе балалар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, гаилә әгъзаларының үлеме яну продуктлары белән агулану нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Янгынның сәбәбе ачыклана. Хәзерге вакытта вакыйга урынында тикшерү эшләре үткәрелә. Кирәкле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар