В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Барыгызга да игътибар!» дигән сигнал яңгыраячак, халыктан тынычлык саклауларын сорыйлар
Фото: Денис Гордийко
Бүген Казанда, шулай ук бөтен ил буенча, халыкка хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узачак. «Барыгызга да игътибар!» дигән сигнал яңгыраячак.
Сиреналар һәм махсус хәбәрләр 10:40 та яңгыраячак. Соңыннан, 10:43 сәгатьтә, сигнал радио- һәм телеканаллар эфирында тапшырылачак.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыктан паникага бирелмәүләрен һәм тынычлык саклауларын сорыйлар.
Чара планлы характерда – хәбәр итү системалары елына ике тапкыр тикшерелә.