Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2022, 13:22

Бүгенге көннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар арттырылган күләмдә салына.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). Бүгенге көннән Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу хакта карарны 6 нчы апрельдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Янгынга каршы махсус режим 15 нче майга кадәр дәвам итәчәк. Быел янгынга каршы режимның төп үзенчәлеге – учаклар кабызуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Моннан тыш, режим гамәлдә булган шартларда ачык һавада азык әзерләргә һәм билгеле бер территорияләрдә 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар икеләтә арта: физик затлар өчен штраф – 2-4 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 15-30 мең сум, юридик затлар өчен – 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.

Махсус янгынга каршы режим вакытында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуга карата шулай ук кырысрак җәза бирелә. Гражданнар өчен штраф күләме 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арта, вазыйфаи затлар өчен – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы нигезендә урман янгыннары формированиеләренең саны 416 кеше һәм 338 берәмлек техника тәшкил итә. Шулай ук республикада янгыннарга каршы көрәштә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең меңгә якын кешесе һәм 368 берәмлек техникасы җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, өстәмә рәвештә төрле оешмаларның 1794 кешесе һәм 588 берәмлек техникасы җәлеп ителергә мөмкин.

Барлык яңалыклар

Бүгенге көннән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче апрель). Бүгенге көннән Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу хакта карарны 6 нчы апрельдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.