Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2026, 11:06

Яз башыннан «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре 10 рельс участогын алыштырган

Предприятие хезмәткәрләре трамвай юлларын сезон саен карап чыга

Денис Гордийко фотосы

Казанда ел саен яз аенда үткәрелә торган трамвай юлларын карап чыгу чаралары башланды. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре пассажирлар йөртүнең куркынычсызлыгын һәм трамвайларның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен барлык маршрутлар буенча юлларны тикшерә. Язгы эшләр башланганнан бирле шактый ремонт ясалган: 10 рельс участогы алыштырылган, тимер юлны тоташтыра торган 21 җөй эретеп ябыштырылган, 107 электр тоташтыру җайланмасы урнаштырылган, тагын 47 җөй пластина белән ныгытылган.

Әлеге эшләр белән бергә предприятие хезмәткәрләре 16 компенсатордагы бушлыкны көйләгән, 559 рельс җөе һәм 220 компенсатор план буенча төзекләндерелгән, шулай ук трамвайны бер юлдан икенчесенә күчерә торган 12 тимер юл җайланмасы төзекләндерелгән.

Эшләр көндәлек режимда алып барыла. Хезмәткәрләр юлларны чистарта һәм аерым өлешләрен майлый, авария бригадалары тәүлек буе кизү тора, төзексезлекләр булган очракта алар оператив хәл ителә, трамвай йөртүчеләрнең һәм диспетчерларның мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» предприятиесе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.

Башкарылган эшләргә карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Предприятиенең энергия хуҗалыгы хезмәте эшчеләре көн саен җир өсте электр транспорты эшен тәэмин итә торган кабель линияләрен һәм электр белән туендыра торган челтәрләрне төзекләндерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган кече 30 станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.

Барлык яңалыклар