В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел пилотсыз куркыныч һәм пилотсыз очу аппаратлары куркынычы чорында пиротехника куллануны тыю кертелә
Казанда 2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чорга сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 500 метр һәм торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, юллар чикләреннән 30 метр чикләрендә пиротехника эшләнмәләрен куллану буенча чикләүләр кертелә.
Быел Казанның бөтен территориясендә барлык куркыныч класслы пиротехник эшләнмәләрне куллануны тыю рәвешендә өстәмә чикләү түбәндәге режимнар булган чорда кертелде:
- «Пилотсыз куркыныч»,
- «Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме куркынычы»,
- гражданнар оборонасына «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» хәбәр итү сигналы килгәндә.
Бәйрәм салютларын аттыру һәм пиротехник әйберләрне мөстәкыйль куллануны оештыру өчен Казанда 4 махсус мәйданчык билгеләнгән:
1. Совет районында – «Казан ипподромы» районындагы участок, Камалиев проспекты буенча 27 нче бинаның 1 нче һәм 3 нче корпуслары арасындагы буш урында.
2. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйдан.
3. Киров һәм Мәскәү районнарында – «Түбән Заречье дамбасы» территориясе.
4. Вахитов һәм Идел буе районнарында – Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршында транспорт чараларын кую өчен территория.
Янгынга каршы махсус режимда каралган чикләү чараларының үтәлешен тикшереп тору максатларында район администрацияләрендә Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе белән берлектә, гражданнар тарафыннан, ТР Министрлар Кабинеты карарын бозып, пиротехник әйберләр куллану фактларын кисәтү, ачыклау һәм аларга чик кую өчен профилактик төркемнәр төзелде. Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсенең 2 өлешендә каралган гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр административ штраф рәвешендә штраф санкцияләре кулланылачак; вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр; юридик затларга – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Оешма һәм предприятиеләр, шул исәптән мәдәни-күңел ачу объектлары, эре сәүдә үзәкләре, мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм пиротехник әйберләрдән файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча чаралар күрергә кушылган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник җайланмалар куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә ике кеше, шул исәптән бер бала, җәрәхәтләр һәм термик пешүләр алды.