Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2024, 17:58

22 нче апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла

Ул 12 нче майга кадәр дәвам итәчәк

Фото: Марат Мөгыйнов

Татарстанда 22 нче апрельдән янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла. Ул 12 нче майга кадәр гамәлдә булачак. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты карап тикшерү стадиясендә.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы булган территорияләрдә утка чыдам җайланмаларда, мәсәлән, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдаланырга рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы объектлары моңа керми.

Урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, балалар өчен ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану шулай ук тыела.

Янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган эшләнмәләрне дә очыртырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда янгынга каршы махсус режим 17 нче апрельдә кертелде. Ул 10 нчы майга кадәр дәвам итте.

Барлык яңалыклар