В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул 12 нче майга кадәр дәвам итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары килеп чыгу куркынычы булган территорияләрдә утка чыдам җайланмаларда, мәсәлән, мангалларда, тимер учакларда ризык әзерләү өчен ачык уттан файдаланырга рөхсәт ителми. Җәмәгать туклануы объектлары моңа керми.
Урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, балалар өчен ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары, бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләре территорияләрендә 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану шулай ук тыела.
Янучан материаллардан ясалган идарә ителми торган эшләнмәләрне дә очыртырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда янгынга каршы махсус режим 17 нче апрельдә кертелде. Ул 10 нчы майга кадәр дәвам итте.