В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Операторлар белән сөйләшүләр тукталачак
Фото: Марат Мөгыйнов
10 марттан Казан халкы счетчик күрсәткечләрен «Ачык Казан» системасындагы шалтыратк үзәге операторлары аша тапшыра алмаячак. Хәзер +7 (843) 236-41-23 номерына шалтыратканда мәгълүматларны автоматик ярдәмче кабул итәчәк.
Шәһәр халкына исәпләү әсбапларының күрсәткечләрен тапшыруның башка ысуллары да ачык: «Ачык Казан» системасының шәхси кабинетында, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында («ТКХ хезмәтләре» бүлегендә), «Татэнергосбыт» АҖ сайтында шәхси кабинетта һәм «Татэнергосбыт» мобиль кушымтасында.
Коммуналь хезмәтләр өчен берничә ысул белән түләргә мөмкин: банкларның мобиль кушымтасында, шулай ук почта һәм банк бүлекчәләрендә түләү терминаллары аша.