«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм башка шәһәр предприятиеләре төрле яклап тикшерү үткәрә һәм су агызу системаларының торышын күзәтә. Идел буе су җыю җайланмаларының, җир асты су җыю һәм канализация чистарту корылмаларының эшчәнлегенә күзәтчелек көчәйтелгән, шулай ук эчә торган суның чисталыгын һәм эчәргә яраклыгын тикшереп торалар.
Моннан тыш, гидротехник корылмаларның су асты өлешләре, су агызу һәм су алу коелары, чүп эләгүдән саклаучы рәшәткәләр һәм су үткәрү торбалары җентекләп тикшерелә. Район администрацияләренә язгы ташуга каршы чараларга өстәмә финанслар бүленеп бирелде.
Вахитов һәм Идел буе районнарындагы Борисково, Кукушкино, Первомайский һәм Салмачы торак массивларында су ташуга каршы чаралар узган елның август аенда башланган. Районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов сүзләренчә, су агызу мөмкинлеген торгызу өчен канаулар буйлап 9,2 мең кв.м территорияне һәм елга үзәннәрен тәртипкә китергәннәр – куакларны һәм уңайсыз үскән агач ботакларын кискәннәр, ләмнән һәм чүптән чистартканнар. Агымдагы елда февраль аеннан бирле су басу мөмкинлеге булган урыннардан кар чыгару, су агызу торбаларын ачу һәм яңгыр сулары канализацияләрен чистарту эшләре алып барыла. Ягъни 35 участокта карны чыгарып бетергәннәр, 19 урында лотокларны һәм каналларны чистартканнар һәм 24 торбаны ачканнар.
10 марттан кайнар линия телефоны аша су басу турында 51 мөрәҗәгать килгән – аларны тиз рәвештә җайларга тырышалар. Күпфатирлы биналар арасында да куркыныч зонасына кергән 20 адрес буенча урнашкан йортлар бар.
Идарәче компанияләр 61 кешедән торган 15 бригада төзегән, 36 су суырту чарасы, 500 метр шланг, ком тутырылган 850 капчык һәм 163 агач трап әзерләгән.
Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, 12 марттан районда су басу турында 24 хәбәр теркәлгән, барлык участокларда да әлеге очрак җайга салынган. Мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен махсус 22 төркем (98 кеше) төзелгән. Бригадалар карамагында 29 насос, 43 берәмлек махсус техника, ком тутырылган 560 капчык, 121 трап һәм 551 метр шланг бар. Килешү нигезендә, төп су агызу канауларының һәм су үткәрү торбаларының барысы да чистартылган.
«Без күперләрне һәм елга үзәннәрен даими күзәтеп торабыз. Күперләр астында боз юк, су күләме көн саен тикшерелә һәм күпьеллык уртача күрсәткечләр чигендә тора. Өстәмә рәвештә 19 кишәрлектә үзәннәр чистартылды, 19 ауган агач киселде һәм су юлыннан алынды», – диде Роман Фәтхетдинов.
«Ике район аша ага торган Нокса һәм Киндерле елгаларын даими күзәтеп торырга кирәк. Халык хәбәрләренә игътибар итәбез: алар елга үзәнендә җыелып ята торган ботаклар һәм агачлар су басуга китерә торган тоткарлыклар тудыра, дип яза. Аларны вакытында күзәтеп, күреп, җыештырып алсак, безгә дә, халыкның үзенә дә җиңелрәк булачак», – дип фикерләрен белдерде Рөстәм Гафаров.
Башкарма комитет җитәкчесе «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә район башлыкларына ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә аерым игътибар итәргә кушты. «Әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк. Су ташу очраклары килеп чыкканда яки башка кыенлыклар булса, мисалга, әгәр дә яшәүчеләр өйдән чыга алмаса, волонтерлар аларга оператив ярдәм күрсәтерлек булсын», – дип сүзен йомгаклады ул.
Рөстәм Гафаров: «Язгы ташуга каршы эшләрнең кыенлыклары алда әле: су дәрәҗәсе буенча фаразлар үзгәреп тора, әмма без гадәттән тыш хәлләргә дә әзер булырга тиеш»

Казанның кече елгаларында су күтәрелеше апрельнең беренче декадасында көтелә. Профильле идарә тармагы мәгълүматлары буенча, күпчелек сулыкларда су дәрәҗәсе нормага туры киләчәк яки аннан 30-150 сантиметрга артып китәчәк. Шәһәр хезмәтләре ташуга каршы алдан чаралар үткәргән: 432 суүткәргеч торба һәм 44 км озынлыктагы 11 елга үзәне чистартылган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.

Фото: Денис Гордийко

Су ташу буенча вәзгыятьне тикшереп торуга карамастан, шәһәр җитәкчелеге профильле хезмәтләрне уяу булырга һәм эш темпларын киметмәскә чакыра. Кыш дәвамында мул явым-төшемгә алмашка килгән җылы яз аерым игътибар таләп итә. Әгәр дә вакытында кар чыгару буенча эшләр башкарылмаган булса, нәтиҗәләр күпкә җитдирәк булыр иде, дип билгеләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Карлы кыш артыннан Казанга җылы апрель килде. Шәһәрне су басудан бары тик көндезге җылы температураны төнлә минус яки нульгә якын температуралар алмаштыруы гына коткара. Әгәр без кышын 1,7 млн тоннадан артык кар чыгарырга өлгермәгән булсак, Казан гаять зур күлләвеккә эләгер иде. Ләкин шатланырга әле иртәрәк, чөнки шәһәр территориясендә, Идел белән Казансудан тыш, кечкенә Нокса, Киндерле, Вертелевка елгалары ага. Язын хәтта иң кечкенә елга да якында яшәүче һәм эшләүче халыкка күп күңелсезлекләр китерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Казан хезмәтләре өчен язгы ташуга әзерлек – ул гадәти күренеш, әмма кыш буе яуган кар күзәтеп торуны көчәйтергә мәҗбүр итә. «Шәһәрне су ташкыныннан саклау буенча эшләр, гадәттәгечә, күп кешегә күренми. Әмма районнарда да, шәһәрдә дә тәүлек буе кизү тору оештырылган. Без елгаларның күтәрелү күләмен һәм тирәнлеген тәүлегенә ике тапкыр күзәтәбез. Язгы ташуга каршы эшләрнең кыенлыклары алда әле: су дәрәҗәсе буенча фаразлар үзгәреп тора, әмма без гадәттән тыш хәлләргә дә әзер булырга тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Нокса һәм Киндерле елгалары күзәтү астында – Казанда язгы ташу вәзгыятен тәүлек буе тикшереп торалар

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, апрельдә уртача температура нормадан ике градуска югарырак булачак дип көтелә, ә явым-төшем күләме үзгәрмәячәк. Фаразлар буенча, Куйбышев сусаклагычы чикләрендәге Идел елгасында 20–25 апрель көннәрендә боз тулысынча эреп бетәчәк. Әмма табигатьтә көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин. «Уңай фаразларга карамастан, гадәттән тыш хәлләрнең кинәт булуы турында онытырга ярамый. Апрель – тотрыклы булмаган ай, һәм җылысы белән дә, мул яңгырлары белән дә гаҗәпләндерергә мөмкин, ә бу, үз чиратында, язгы ташуга сәбәп булып тора», – дип билгеләде Сергей Чанкин.

Шәһәрдә оператив рәвештә реакция белдерү системасы җайга салынган. «112 ГЛОНАСС» системасы аша килгән су ташулар турындагы барлык хәбәрләр бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте тарафыннан эшкәртелә. Мәгълүматлар район администрацияләренә һәм профильле предприятиеләргә – «Водоканал», «Горводзеленхоз» һәм «Городские мосты» муниципаль унитар предприятиеләренә тапшырыла. Аларның бригадалары күрсәтелгән урыннарга яңгыр сулары канализациясен чистартырга һәм эрегән кар суын суыртырга чыгалар. Хәзерге вакытта бердәм дәүләт инспекциясенә 75 мөрәҗәгать кергән (72 гариза эшкәртелгән). Язгы ташу вәзгыятен өстәмә күзәтеп тору өчен белгечләр махсус гидрологик җайланмалар ярдәмендә Нокса һәм Киндерле елгалары дәрәҗәсен өзлексез тикшерә. Су дәрәҗәсе турында мәгълүмат бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә тәүлегенә ике тапкыр, ә хәлләр начарайганда һәр дүрт сәгать саен килә.

Төп күзәтү пунктлары Мамадыш тракты (Нокса елгасы), Себер тракты (Нокса елгасы), Белянкино бистәсе (Киндерле елгасы), Азин урамы (Киндерле елгасы, Казан-Пермь автомобиль юлы районында) күпер корылмалары астында, шулай ук Салмачы һәм Привольный бистәләрен тоташтыручы күпер астында урнашкан.

Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык комитеты каты коммуналь калдыклар урнаштыру объектларындагы дренаж каналларын чистартты, кирәкле җайланмалар әзерләде, янгын сүндерү җиңсәләре булуын тәэмин итте.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе һәм башка шәһәр предприятиеләре төрле яклап тикшерү үткәрә һәм су агызу системаларының торышын күзәтә. Идел буе су җыю җайланмаларының, җир асты су җыю һәм канализация чистарту корылмаларының эшчәнлегенә күзәтчелек көчәйтелгән, шулай ук эчә торган суның чисталыгын һәм эчәргә яраклыгын тикшереп торалар.

Моннан тыш, гидротехник корылмаларның су асты өлешләре, су агызу һәм су алу коелары, чүп эләгүдән саклаучы рәшәткәләр һәм су үткәрү торбалары җентекләп тикшерелә. Район администрацияләренә язгы ташуга каршы чараларга өстәмә финанслар бүленеп бирелде.

Шушы акчалар хисабына эшләрне башкаруга муниципаль килешүләр төзелгән. Хәзерге вакытта 432 суүткәргеч торба чистартылган, 44 км озынлыктагы 11 елга үзәне чистартылган. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр шәхси йортта торган кешеләр белән суүткәргеч канауларны, суүткәргеч торбаларны чистарту, йорт яны территориясен кардан арындыру һәм чүп-чарны җыештыру кирәклеге турында әңгәмәләр үткәрә. Шәһәрлеләрнең социаль төркемнәрендә язгы ташу хәленең үзгәрүе турында оператив хәбәр итәләр. Сергей Чанкин игътибар иткәнчә, Гражданнарны саклау идарәсе, район администрацияләре, ТР буенча Роспотребнадзор вәкилләре арасыннан җыелган махсус комиссия шәһәрнең вакытлыча урнашу һәм туклану пунктларын тикшергән. Чара уңайлы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне тәэмин итүгә, халык арасында йогышлы авыруларны булдырмауга һәм язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен киметүгә юнәлдерелгән.

Шәһәр районнарында гадәттән тыш хәлләргә тиз җавап бирү өчен маневр төркемнәре оештырылды

Казанның район администрацияләре башлыклары аппарат киңәшмәсендә идарә тармакларына караган территорияләрдә язгы ташу вәзгыяте турында докладлар тәкъдим иттеләр. Авиатөзелеш районының куркыныч зоналарына Северный, Коры Елга, Борисоглебск һәм Дружба торак массивлары керә. Район башлыгы Ренат Шәмсетдинов елгалардагы су дәрәҗәсе күтәрелүен билгеләп үтте, әмма әлегә барлык күрсәткечләр дә уртача чиктә саклана, үзәннәрне көн саен күзәтеп торалар дип өстәде.

12 марттан бирле администрациягә 78 мөрәҗәгать килгән. Гаризаларда күбесенчә һава торышы яисә катлаулы җир рельефы турында әйтелгән – бу каналларны тәртипкә китерүне авырайта, – шуңа күрә әлеге урыннарда су ташкыны белән көрәшү өчен мотопомпа яки илосос кулланырга карар кылганнар.

Бүгенге көнгә подрядчы оешмалар 600 яңгыр сулары канализациясен чистартканнар, 3 мең тонна кар чыгарганнар, 2 мең кубометр су суыртканнар.

Киров һәм Мәскәү районнарында су ташу Займище, Җиләк бистәсе һәм Кызылтау торак массивларында күзәтелә, дип белдерде администрация башлыгының беренче урынбасары Айдар Сагетдинов.

Бердәм дежур-диспетчерлык системасына барлыгы 57 мөрәҗәгать килгән: Займище бистәсенең Садовая урамындагы 46 йорт һәм Җиләк бистәсенең Повстанческая урамындагы 34 йорт адреслары буенча участокларны даими су баса, чөнки бу урыннарда су агызу каналлары ясалмаган. Садовая урамы, үз чиратында, 2026 елда юлларны төзекләндерү программасы исемлегенә кертелгән.

2 апрельдә Игумново торак массивындагы Проезжая урамын бәладән бары тик хезмәт оешмаларының төнге эш сменасы саклап калды. Шуңа күрә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе Проезжая урамыннан алып Набережная урамына кадәр сузылган участокта яңгыр суы канализациясе мөмкинлеген проектлауны сорады.

Айдар Сагетдинов тәкъдим иткән хисап буенча, район террияториясендә 1,5 мең кубометр дренаж канау чистартканнар, 2150 кубометр эрегән кар суы суыртканнар һәм 992 кубометр кар чыгарганнар. Администрациядә тәүлек буе кизү тору оештырылган, 112 кешедән торган 44 маневр төркеме төзелгән, 12 йөк машинасы, 29 берәмлек махсус техника, 10 мотопомпа һәм 30 насос әзерләнгән, әмма эшләр дәвам итә, дип йомгаклады администрация башлыгының беренче урынбасары.

Вахитов һәм Идел буе районнарындагы Борисково, Кукушкино, Первомайский һәм Салмачы торак массивларында су ташуга каршы чаралар узган елның август аенда башланган. Районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов сүзләренчә, су агызу мөмкинлеген торгызу өчен канаулар буйлап 9,2 мең кв.м территорияне һәм елга үзәннәрен тәртипкә китергәннәр – куакларны һәм уңайсыз үскән агач ботакларын кискәннәр, ләмнән һәм чүптән чистартканнар. Агымдагы елда февраль аеннан бирле су басу мөмкинлеге булган урыннардан кар чыгару, су агызу торбаларын ачу һәм яңгыр сулары канализацияләрен чистарту эшләре алып барыла. Ягъни 35 участокта карны чыгарып бетергәннәр, 19 урында лотокларны һәм каналларны чистартканнар һәм 24 торбаны ачканнар.

10 марттан кайнар линия телефоны аша су басу турында 51 мөрәҗәгать килгән – аларны тиз рәвештә җайларга тырышалар. Күпфатирлы биналар арасында да куркыныч зонасына кергән 20 адрес буенча урнашкан йортлар бар.

Идарәче компанияләр 61 кешедән торган 15 бригада төзегән, 36 су суырту чарасы, 500 метр шланг, ком тутырылган 850 капчык һәм 163 агач трап әзерләгән.

Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр иткәнчә, 12 марттан районда су басу турында 24 хәбәр теркәлгән, барлык участокларда да әлеге очрак җайга салынган. Мәсьәләне тиз арада хәл итү өчен махсус 22 төркем (98 кеше) төзелгән. Бригадалар карамагында 29 насос, 43 берәмлек махсус техника, ком тутырылган 560 капчык, 121 трап һәм 551 метр шланг бар. Килешү нигезендә, төп су агызу канауларының һәм су үткәрү торбаларының барысы да чистартылган.

«Без күперләрне һәм елга үзәннәрен даими күзәтеп торабыз. Күперләр астында боз юк, су күләме көн саен тикшерелә һәм күпьеллык уртача күрсәткечләр чигендә тора. Өстәмә рәвештә 19 кишәрлектә үзәннәр чистартылды, 19 ауган агач киселде һәм су юлыннан алынды», – диде Роман Фәтхетдинов.

«Ике район аша ага торган Нокса һәм Киндерле елгаларын даими күзәтеп торырга кирәк. Халык хәбәрләренә игътибар итәбез: алар елга үзәнендә җыелып ята торган ботаклар һәм агачлар су басуга китерә торган тоткарлыклар тудыра, дип яза. Аларны вакытында күзәтеп, күреп, җыештырып алсак, безгә дә, халыкның үзенә дә җиңелрәк булачак», – дип фикерләрен белдерде Рөстәм Гафаров.

Башкарма комитет җитәкчесе «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә район башлыкларына ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә аерым игътибар итәргә кушты. «Әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк. Су ташу очраклары килеп чыкканда яки башка кыенлыклар булса, мисалга, әгәр дә яшәүчеләр өйдән чыга алмаса, волонтерлар аларга оператив ярдәм күрсәтерлек булсын», – дип сүзен йомгаклады ул.

2026-04-06T13:43:38+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.