В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларда 269 эшче катнаша
Әлеге чорда 15 түбә зыян күргән, шуларның 11 е торгызылган.
Барлыгы 165 агач ауган, 116 зур ботак җыеп алынган. Беренче чиратта юлдагы хәрәкәткә комачаулый торганнарны бетергәннәр.
Давыл нәтиҗәләрен бетерү өстендә 75 бригада (269 кеше) эшли.
Кичә ТР башкаласында давыл булды. Шәһәр ишегалларында көчле җил вакытында агачлар ауды, кайбер предприятиеләр биналарыннан давыл түбә элементларын йолкып атты, берничә сәүдә павильонын һәм җиңел конструкцияләрне очырды. Кайбер йортларда тәрәзәләр һәм балкон конструкцияләре зыян күргән.