В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайберләрендә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк
Марат Мөгыйнов фотосы
1 апрель көнне 16:00 сәгатьтә «Ритм» клубында (Кутузов урамы, 10а) өстәл уеннары турниры уздырыла. Чарада катнашу өчен +7 (905) 314-62-81 телефон номеры буенча алдан язылырга кирәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 2 апрельдә, казанлыларны бай эчтәлекле программа көтә. 16:00 сәгатьтә «Сандугач» клубында (Гагарин урамы, 77б) канзаши техникасы буенча георгий тасмасыннан түштамга ясау остаханәсе оештырыла. Әлеге төр иҗади эш белән кызыксынучыларның +7(843)563-34-97 телефон номеры аша теркәлүе сорала. Бераз соңрак, 16:30 сәгатьтә «Казан» клубында (Губкин урамы, 8) аквагрим остаханәсе уздырыла. Сәгать 17:00 дә «Яшьлек» клубында (Годовиков урамы, 16) цирк белән бәйле күнекмәләр, «Кеды» клубында (Серов урамы, 17) көлү белән бәйле йога дәресе үткәрелә. Инглиз телен камилләштерергә теләүчеләрне 18:00 сәгатьтә «Лазер» клубында (3 нче Кленовая урамы, 23А) инглиз теле остаханәсендә көтәләр. Көн «Союз» клубында (Мотор урамы, 31а) карате нигезләре буенча остаханә белән тәмамлана. Ул 19:00 сәгатьтә башлана, язылу өчен телефон номеры: +7(843)236-18-14.
Җомга көнне, 3 апрельдә, 14:00 сәгатьтә «Арабеска» клубында (Сафиуллин урамы, 50) халык һөнәрчелеге юнәлешендә рәсем ясау остаханәсе эшли башлый. Остаханә кунаклары милли бизәкләр һәм бизәү алымнары белән танышачак. Чарада катнашу өчен +7 (950) 319-37-99 телефоны номерына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.
Шимбә көнне, 4 апрельдә, программа мөмкинлекләре чикле балалар өчен гамәли иҗат дәресе белән дәвам итә. 11:30 сәгатьтә «Старт» клубында (Побежимов урамы, 53) остаханәдә катнашучылар катыргыдан зур күләмле кул эшләнмәсе ясый алачак. Урыннар саны чикле, шуңа күрә +7 (927) 039-87-01 телефон номеры буенча алдан язылырга киңәш итәләр.
Шул ук көнне казанлыларны пасха йомыркасына рәсем ясау остаханәсенә чакыралар, чара 16:00 сәгатьтә «Остаз» клубында (Химиклар урамы, 19) уздырыла. «Романтик» клубында (Химиклар урамы, 35) 19:00 сәгатьтә спорт белән бәйле сузылу-тартылу дәресе көтелә. Пасха уңаеннан бәйрәмчә бизәк ясарга теләүчеләрне 19:00 сәгатьтә «Борыч» клубында (Ямашев проспекты, 54/3) көтәләр.
Атналык чаралар 5 апрельдә тәмамлана. 15:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание урамы, 59) комедия импровизациясе булдыру остаханәсе үткәрелә. Чарада катнашучыларны сәхнәдә үз-үзеңне тоту һәм импровизация техникасы нигезләре белән таныштырачаклар. 18:00 сәгатьтә «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) гитарага кушылып җырларга яратучылар һәм аралашырга теләүчеләр өчен рәсми булмаган очрашу әзерләнә. Әлеге ике чарада катнашу өчен теркәлү мөһим түгел, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.