В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30-нчы майга кадәр кипкән үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта азык әзерләү, пиротехника куллану тыела.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Янгынга каршы махсус режим Казан территориясендә 1-нче апрельдән 30-нчы майга кадәр урнаштырылачак. Тиешле күрсәтмәне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин имзалады.
Янгынга каршы махсус режим чорында гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләрендә, балаларны савыктыру лагерьларында, икътисад объектларында, урман кишәрлекләре белән чиктәш сәламәтләндерү оешмаларында, урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар территорияләрендә 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник эшләнмәләр куллану, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учаклар, мангаллар) азык әзерләү тыела.