В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Документ буенча, әлеге чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Ачык утны махсус янмый торган савытларда, мәсәлән, мангалларда һәм кыздыру урыннарында, урман янгыннары куркынычы янаган территорияләрдә ризык әзерләү өчен кулланырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына моңа керми.
Шулай ук торак пунктлар территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмаларында, урман янгыннары куркынычы янаган бакчачылык ширкәтләрендә 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.
Ягулык материалларыннан ясалган идарә ителми торган әйберләрне кабызырга ярамый, аларны югарыга күтәрү принцибы конструкцияләр эчендә ачык ут ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән.