В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җайланма Кирмәндәге төп урамның бер гасыр элек нинди булуын күрергә мөмкинлек бирәчәк
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте фотосы
Казан Кирмәнендә 100 ел элек төп урамның (хәзерге Шейнкман урамы – Кремльнең төп урамы) нинди булуын күрергә мөмкинлек бирә торган стереоскоп урнаштырганнар. Казан халкы җайланманы сул якта Спас манарасы аша кергәндә таба ала. Ул «Манеж» күргәзмә залына җиткәнче урнаштырылган.
Стереоскопта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан алынган архив сурәт файдаланыла.
Җайланмадан файдалану өчен махсус окулярларга карарга кирәк. Әлеге җайланмада 3D-рәсемнәр: архитектура һәйкәлләре, Кремль күренешләре, тарихи объектлар, шул исәптән югалган мәдәни мирас та җанлана. Җайланма аша гадәти фотосурәтләрдә күренми торган детальләрне күрергә була.
Мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, стереоскоп аша изге шәһитләр Киприан һәм Устинья чиркәвен, 1880 елларда төзелгән Манежны, 1840 елларда архитектор П.Г.Пятницкий проекты буенча салынган Юнкер училищесының элеккеге бинасын, XVII гасырда төзелгән Благовещение соборының биш катлы манарасын, XVII-XVIII гасырда төзелгән дип фаразлана торган Сөембикә манарасын, Гавами урыннар бинасын күрергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Кирмән территориясендә беренче стереоскоп 2024 елның декабрендә барлыкка килгән иде. Аның ярдәмендә кунаклар 100 ел элек Сөембикә манарасының нинди булуын күрә алган.