Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2026, 09:10

Яңа волейбол челтәре, уен мәйданчыклары һәм йөгерү юлы: Казан парклары җәйгә әзерләнә

Эшләр шәһәр күләмендә игълан ителгән әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында алып барыла

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен җәйгә әзерләү эшләре башлана. Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре инфраструктураны төзекләндерергә, уен мәйданчыкларын яңартырга һәм сулыкларны чистартырга кереште. Эшләр шәһәр күләмендә игълан ителгән әйләнә-тирә мохитне тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында алып барыла, ул май ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Тотрыклы җылы һава торышы башлану белән парклар, әлбәттә, җанлана. Кышкы эшләр тәмамланганнан соң, хезмәткәрләр төзекләндерү эшенә тотына: кече архитектура үрнәкләре яңартыла һәм буяла, шулай ук киңлекләрне тәртипкә китерүгә зур игътибар бирелә. Кыш көне төрле сәбәпләр аркасында зыян килгән урналар, коймалар, башка инфраструктура элементлары төзекләндерелә яки яңаларына алыштырыла.

Җәй башында шәһәрнең күп кенә паркларында яңа яисә төзекләндерелгән балалар мәйданчыкларын, спорт белән шөгыльләнү нокталарын күрергә мөмкин булачак.

«Континент» паркында балалар уен комплексын һәм уен җиһазларының бер өлешен алыштырырга ниятлиләр. «Комсомолец» паркындагы балалар мәйданчыгында арканнар яңартылырга тиеш. «Ак чәчәкләр» бульварында таганнар алыштырылачак һәм уен җиһазларының кайберләре төзекләндереләчәк. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар мәйданчыгының кайбер өлешләре яңартыла.

Горки-Әмәт урманында да үзгәрешләр көтелә. Биредә балалар мәйданчыгы өлешчә яңартыла. Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы балалар мәйданчыгында арканнарны алыштырырга өлгергәннәр инде, Мир урамындагы паркта балалар өчен каралган уен комплексы тулысынча алыштырылачак.

Башкаланың спорт инфраструктурасы да яңартыла. Җиңү паркында һәм Лядской бакчасында спорт белән шөгыльләнә торган җайланмаларның бер өлеше алыштырылачак, Казансу буенда яңа волейбол челтәре куелачак.

Моннан тыш, кайбер җәмәгать киңлекләрендә юл өслекләре һәм инфраструктура төзекләндерелә. «Наратлык» паркында баскычтагы плиткаларны алыштырырга ниятлиләр, «Яз» һәм «Светлая Долина» паркларында җәяүлеләр йөри торган юлга җәелгән агач эшләнмәләр яңартыла, «Черек күл» паркында йөгерү юлы тәртипкә китереләчәк.

Әлеге паркта апрель азагында, ягъни карлар эреп беткәч һәм тотрыклы җылы һава торышы урнашканнан соң, сулыкны җәйгә әзерләү эшләре башлана.

Җәмәгать киңлекләрен җәйгә әзерләү чаралары бик алдан билгеләнә. Көз көне хезмәткәрләр, парк һәм скверларны тикшерә, төзекләндерү элементларының ни дәрәҗәдә тузганлыгын теркәп бара. Алар нигезендә яз көне башкарыласы эшләр исемлеге төзелә. Шул ук вакытта аварияләр китереп чыгара торган очраклар, ел фасылына бәйсез рәвештә, оператив хәл ителә.

Җәмәгать киңлекләрен җәйгә әзерләү эшенә Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре, подряд һәм кече подряд оешмалары да җәлеп ителә. Хәзерге вакытта паркларда һәм скверларда «Горводзеленхоз» предприятиесе хезмәткәрләрен дә кертеп, барлыгы 50 дән артык эшче көч куя.

Паркларны һәм скверларны әзерләү чараларының төп өлеше җәй башына тәмамланырга тиеш, әмма кайбер эшләр җәй көннәрендә дә башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү буенча икеайлык башлана. Шәһәр күләмендә үткәрелә торган төп өмә 25 апрельгә билгеләнгән.
Барлык яңалыклар